tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарханә”гә рәхим итегез!
“Татарханә”гә рәхим итегез!

“Татарханә”гә рәхим итегез!

2021 елның 20-21нче декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ белән берлектә “Татарханә” проектын гамәлгә ашыра башлый.

“Татарханә” – «Татар киеме», «Татар табыны» рубрикаларында татар халкының этномәдәни мирасын тәкъдим итүче тарихи-агарту проекты. Әлеге чаралар циклы онлайн-форматта узачак (YouTube мәйданчыгында).

«Татар табыны» рубрикасында белгечләр милли кухняның затлы ризыклары һәм татар чәй табыны үзенчәлекләре турында сөйләячәк, «Килен токмачы», «Кияү пилмәне», «Каклаган каз» әзерләү буенча мастер-класслар уздырачак. «Татар киеме» рубрикасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музееның күргәзмә залларында татар халкының костюм комплексы һәм заманча татар яшьләре стиле турында лекцияләр циклы узачак, шулай ук укалап чигү, “Хаситә”, “Изү” әзерләү техникасы һәм технологиясе белән дә таныштырачаклар. «Татарханә» проектын оештыручылар тарафыннан интернет флешмоб – кыйммәтле бүләкләр уйнату каралган.

Ютуб каналга сылтама:
https://www.youtube.com/watch?v=aq4rFOfy4uk

Барлык сораулар буенча проектның модераторы:
Гайфетдинова Рәмзия Муллануровнага мөрәҗәгать итә аласыз (+7 917 249 00 74).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*