tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы нигезләмәсе
 “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы нигезләмәсе

 “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы нигезләмәсе

12+

 Бөтендөнья татар конгрессы сайтының 

“Оста куллы гүзәл затлар”  конкурсын үткәрү турында

                                  НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр:

1.1. “ Оста куллы гүзәл затлар” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста иң яхшы эшләргә ( ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә һәм дипломнар, бүләкләр тапшырыла;

1.4. Жюри игътибарга лаек хезмәтләрне сайлап алып, аларга Рәхмәт хатлары тапшырырга хокуклы;

1.5. Барлык катнашучыларга да дипломнар бирү каралмаган;
1.6. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү;
2.2. Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән хезмәтләрне барлау. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү;
2.3. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм инстаграмын популярлаштыру.

  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1 Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Кул эшләнмәләре”, “Тәмле булсын ашыгыз!”;

3.2 Конкурс инстаграмда уздырыла.

  1. Конкурста катнашучылар:

4.1 Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр кызлар катнаша ала;
4.2 Конкурста катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, инстаграмда үз эшләре белән видео яисә фотолар урнаштырырга тиеш;

4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп,  видеоны #остакуллар2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштыра.

4.4 Видео астына исем-фамилиясе, кайдан булуы, яше языла.
5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче видео бер минуттан артмаска тиеш, фотолар 5 тән дә ким булмаска тиеш.
5.2 “Кул эшләнмәләре” номинациясендә катнашучы 2021 нче елда эшләгән кул эшләнмәләрен генә куярга тиеш. Ә “Тәмле булсын ашыгыз!” номинациясендә катнашучы 2022 нче елда әзерләгән, яисә бу конкурс өчен махсус пешергән  ризыкны фото яисә видеога төшереп куярга тиеш. Моңа кадәр уздырылган төрле конкурсларда инде тәкъдим ителгән хезмәтләр бәйгедән төшеп кала. Фото яисә видео астына катнашучының тулы исем фамилиясе, яше, кайсы район, авыл, шәһәр, өлкәдән икәне язылырга тиеш. Шулай ук кул эшләнмәсе турында язарга, ә пешергән ризыкның рецептын тулысынча аңлатып язарга кирәк.

5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән конкурс эшләре каралмый.
5.7. Конкурска старт  2022 елның 15 нче февралендә бирелә. Ул  28 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Конкурсның иң яхшы видеоязма яисә фото авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 08 нче мартта игълан ителәчәк. Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасының көне һәм  вакыты алдан хәбәр ителә.
5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне Конгрессның сайтына урнаштыру оештыручылар хокукында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*