tatruen
Баш бит / Яңалыклар / И туган тел, и матур тел
И туган тел, и матур тел

И туган тел, и матур тел

22 апрельдә Түбән Новгород өлкәсендәге А.Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә моңа чаклы өлкә тарихында булмаган вакыйга – татар телендә I төбәкара шигырь укучылар конкурсы узды. Исеме дә бик матур иде – “И туган тел, и матур тел!” Анда Россиянең 12 регионыннан – Түбән Новгород өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Татарстан, Мордо­вия, Чувашстан, Башкортостан, Удмуртия республи­калары, Пермь крае, Пенза, Ульян, Киров, Оренбург өлкәләреннән 52 бала катнашты.

Күренекле авылдашлары Абдулхамит Са­деков исемен йөрткән Зур Рбишча мәктәбе һәрвакыт алдынгылар сафында, ә соңгы елларда аеруча зур үсеш алды – материаль-техник базасы гел яңартыла, укыту-тәрбия процессында барлык заманча технологияләр киң кулланыла, “Мәгариф” милли проект кы­саларында төрле программалар тормышка ашырыла, “Точка роста” кабинетлары инде берничә ел эшли, быелгы уку елында гына да өч цифрлы укыту мохите (ЦОС) кабинеты һәм медиаүзәк ачылды. Ә иң мөһиме – яшь, креа­тив фикер йөртүче педагог Гөлнара Фахретди­нова җитәкчелегендә биредә көчле, белемле, тәҗрибәле, бердәм коллектив тупланган һәм алар укыту процессын тырышып, барлык бул­ган белемнәрен, инновацион технологияләрне кулланып оештыралар һәм бу зур регионара чараның югары дәрәҗәдә үтүе – моңа ачык дәлил.

Төрле регионнардан килгән делегацияләрне, дәрәҗәле кунакларны милли кием кигән укучы­лар каршы алып торды, регистрация узганда барысына да милли орнамент белән эшләнгән бейджиклар һәм программалар тапшырылды, ашханәдә кофе-брейк оештырылган иде.

Актлар залында узган тантаналы өлеш мәктәп укучыларыннан торган күп санлы хорның “Туган тел” җырын башкаруы белән башланды. Әлбәттә, бөтен зал торып басып татар халкының гимнына кушылды.

Өлкә хөкүмәтенең мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Кызыл Октябрь район администрациясенең мәгариф һәм яшьләр эше комитеты белән берлектә оештырган бу регионара чараны Гөлнара Раисовна ачып, кунакларны һәм катнашучыларны җылы сәламләде. Район үзидарә башлыгы Ринат Жалялов, өлкә мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Оксана Павлова, район мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов үз чыгышларында бу чараның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Аннары мәктәп буенча экскурсия оешты­рылды. Спортзалда күрсәтелгән билбаулар белән милли көрәш алымнары, башлангыч класстагы дәрес фрагментында белем бирү процессында мобиль кабинетны куллану мөмкинлекләре, технология кабинетында пәрәмәч пешерү буенча мастер-класс, физика дәресләрендә инновацион технологияләрне үзләштерү, инглиз теле дәресендә линга­фон кабинеты мөмкинлекләрен файдалану, цифрлы белем бирү мохите, “Үсеш нокта­сы” кабинетлары, 3D-модельләштерү, укыту эшендә Scratch программасын куллану, баш­лангыч мәктәптә робот техникасын өйрәнү, медиаүзәк мөмкинлекләре белән танышу – барысы да кунакларда зур кызыксыну һәм соклану уятты.

Ә инде яңа гына эшләнгән һәм җиһазланган татар теле һәм әдәбияты кабинетын ачу үзе бер мөһим вакыйга булды. Кабинет ди­варларына милли бәйрәмнәр күренешләре төшерелгән, интерактив такта өстендә “Туган тел” шигыренең беренче куплеты язылган, бер ягында Габдулла Тукай, икенче ягында Муса Җәлил һәйкәлләренең сурәтләре төшерелгән, тәрәзәләрдә дә татар орнаменты эшләнгән һәм милли кием рәсеме төшерелгән искит­кеч матур жалюзилар эленгән, хәтта берничә данә бик матур милли костюмнар да мах­сус тектергәннәр. “Татарстан Республикасы мәктәпләрендә дә әлегә мондый кабинет күргәнем юк”, – дип соңрак татар теле укыту­чылары өчен узган түгәрәк өстәлдә билгеләп үтте Татарстан хөкүмәте мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия ханым Мусина.

Шигырь укучылар конкурсы яшь катего-рияләренә бүленеп, өч мәйданчыкта узды­рылды – 1-4 класслар, 5-7 класслар һәм 8-11 класслар. Укучыларның чыгышларын Татарс-тан Республикасы вәкилләре, татар теле укытучылары, җәмәгать эшлеклеләреннән торган өч жюри бәяләде. Шәхсән мин иң күп санлы катнашучылар булган беренче төркем жюри составында утырдым, анда 17 бала офлайн һәм төрле төбәкләрдән биш укучы онлайн катнашты. Аларның чыгышы алты критерий – дикция, интонация, сүзләрне дөрес әйтү, ишарәләр һәм мимика, эмоцио­наль кичерешләр, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм тамашачы белән элемтә урнаштыру бу­енча бәяләнде. Әйтергә кирәк, катнашучылар бу таләпләрне үтәргә тырышты, барысының да матур милли костюмнардан булуы соклан­дырды. Ә призлы урыннарның өчесен дә Чу­вашстан Республикасы Шыгырдан мәктәбе укучылары алды, аларның сәнгатьле итеп сөйләүләре кемне дә битараф калдырмады, жюри да бер фикердә булды.

Тулаем нәтиҗәләргә килгәндә, 5-7 класслар төркемендә дә призлы урыннарны бүтән реги­он катнашучылары яулады, ә менә 8-11 клас­слар төркемендә Сафаҗай мәктәбе укучысы Диляра Атауллина беренче булды, икенче-өченче урыннар шулай ук бүтән регионнар вәкилләренә бирелде. Конкурс тәмамланып, бүләкләүләр тотынганчы, Татарстанның ха­лык яратып караган һәм тыңлаган “Казан егетләре” төркеме берничә җыр башкарды һәм һәр чыгышлары кайнар алкышлар­га күмелде. Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара ханым Абдул­лина аларның һәрбересенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә “Казан егетләре” 14-22 яшьлек һәр егет-кызга бушлай тапшырыла торган “Пушкинская карта” исәбенә килгәннәр, бу картаның менә шундый файдалы һәм уңайлы ягы да бар икән.

Йомгаклау өлештә инде бүләкләрнең иге-чиге булмады. Җиңүче һәм призлы урын­нар яулаган укучыларга Дипломнар, мәктәп исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырыл­ды, Бөтендөнья һәм Нижгар татарлары кон­гресслары да бүләкләде аларны. Барлык катнашучыларга сертификатлар һәм шулай ук кыйммәтле бүләкләр бирелде. Шуны да билгеләп үтик: бүләк салынган пакетларны, блокнотлар, ручкаларны махсус шушы чара өчен эшләткәннәр.

Гөлия Фархатовна, Татарстанның мәгариф өл-кәсендә күзәтү-контроль департаменты белгече Әлфия Ахатова, Казан Федераль Университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Ка­дрия Фатхуллова, милли мәгариф һәм региона­ра хезмәттәшлек секторы методисты Роза Са­лахова, Яшел Үзән районының С.К.Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе директоры Гөлинә Саттарова составындагы татарстанлы­лар делегациясе дә буш кул килмәгән – мәктәпкә, Ринат Равиловичка, Оксана Михайловнага, Гөлнара Раисовнага бүләкләр һәм Рәхмәт хат­лары тапшырдылар. Жюри әгъзалары да спон­сорлар исеменнән бүләкләнде.

БТК вәкиле Ләйсән Исхакова конгресс җитәк-челегенең сәламнәрен җиткереп, бүләкләр тап­шырды. Безнең өлкә автономиясе исеменнән аның совет әгъзасы, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина берничә укучыны махсус бүләкләде.

Рбишчадан чыгышы белән булган билгеле җырчы, диджей Радик Яруллин, Мәскәүдәге 1186 номерлы этно-мәдәни компонентлы мәктәп директоры Роза ханым Хабибуллина видеокотлаулар юллаганнар.

Кыскасы, кем дә өлешсез калмады. Шундый зур чара, кыйммәтле бүләкләр – каян мәктәптә бу хәтле акча дип уйлый торгансыздыр. Мин дә Гөлнара Раисовнага шушы сорауны юл­ладым. “Беренчедән, мәктәп бюджетының төрле чаралар оештыру өчен аерым статья­сы, икенчедән, һәрдаим ярдәм күрсәтүче берничә спонсорыбыз бар. Татар теле каби­нетын булдыруда да алар зур ярдәм күрсәтте, район администрациясе дә якта калмады. Өченчедән, кайбер төзелеш әйберләре кал­галый, тәэмин итүчебез (поставщик), кагыйдә буларак, аларны кире алмый. “Үсеш ноктасы” кабинетлары, ЦОСлар ачканны, ник соң ана телебез өчен матур кабинет булдырмаска ди­дек тә, мәгариф комитеты, район җитәкчелеге белән киңәшеп, эшкә тотындык һәм бул­дырдык. Аларга һәм барлык спонсорларга рәхмәт. Мәктәп коллективына – укытучыларга, ашханә хезмәткәрләренә, техник персоналга бу чараны тиешле дәрәҗәдә оештырган, та­бын әзерләүдә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт. Әлбәттә, катнашучыларга, кунакларга да ерак юлларны якын итеп килгәннәре өчен коллективыбыз исеменнән рәхмәт белдерәм, бу конкурсны традициягә кертеп, һәр ел узды­рырбыз, Аллаһы боерса”, – диде ул. Менә шулай, тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәндәй, биредә дә биргәнне ала һәм уры­нына куя беләләр.

Тантаналы өлештән соң Гөлия Фархатов­на белән Әлфия Гафиатулловна татар теле укытучылары өчен яңа ачылган кабинетта түгәрәк өстәл уздырдылар. Анда сүз күбрәк Татарстан оештырган конкурслар, олим­пиадалар, лагерьларга бару турында бар­ды. “Конкурсларда катнашырга курыкмагыз, без һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер, җәйге лагерьларга җибәрегез балаларны, барысы да бушлай бит”, – диде Гөлия Фархатовна. Әлфия Гафиатулловна дәреслекләргә, укы­ту методикасына, яңартылган стандартларга тукталып, сорауларга җавап бирде. Ә укучы­лар өчен бу вакытта берничә кабинетта төрле уеннар, викториналар оештырылды. Аннары барлык катнашучылар, кунаклар мул табын артында чәйләр эчеп аралашты, ә мәктәп үзешчәннәре шул вакытта матур иҗади но­мерлары белән сөендерде.

Менә шундый зур, матур, мин әйтер идем грандиоз регионара чара узды биредә. Аның төп максаты – телебезне, мәдәниятебезне са­клап үстерү, сәнгатьле сөйләүгә кызыксыну уяту, шигъриятнең матурлыгын сиземләргә өйрәнү иде һәм оештыручылар бу максатка иреште дип уйлыйм.

Берсе генә бераз эчне пошырды – чараны ачу, бүләкләү кебек тантаналы өлешләрдә күбесе чыгышларның рус телендә булуы татар телен саклауга юнәлтелгән чара өчен бераз килешүле түгел кебек иде һәм киләчәктә оештыручылар моны күздә тотып, гел татар сүзе генә яңгырар дип ышанабыз.

Ә әлегә бик зур рәхмәт, телебез саклансын, шундый матур чаралар уздырыла торсын, катнашучылар саны арта барсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Илнар Садеков фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*