Зөлкагъдә аеның 17 нче көнендә (4 майда), Нәзарәткә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев килде. Мөхтәрәм кунаклар Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов та катнашты.
Очрашуда катнашучылар XVI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек буенча фикер алыштылар. 15-17 майда узачак форумга Татарстаннан һәм РФнең 78 төбәгеннән 1000 дин әһеле һәм кунак чакырулы.
Данис Шакиров әлеге чараның якынча программасы белән таныштырды, оештыру мәсьәләләренә, эчтәлегенә тукталды. Эшлекле сөйләшүдә катнашучылар секция утырышларын алып бару тәртибенә, төп темаларга тукталды, чакырылачак спикерлар, дин белгечләре, экспертларны чакыру, экскурсия маршрутларын оештыру буенча фикер алышты.
Татар дини форумында катнашучыларга истәлеккә Казан кулъязма Коръәне бүләк ителәчәк. Бу мүсхәф – хәзерге татар өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларыннан берсе, чөнки ул татар-мөселман каллиграфия мәктәбенең югалган уникаль традицияләрен торгыза.
