ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган «Татарстанның хәрби һәм хезмәт батырлыгы» күргәзмәсе ачыла
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган «Татарстанның хәрби һәм хезмәт батырлыгы» күргәзмәсе ачыла

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган «Татарстанның хәрби һәм хезмәт батырлыгы» күргәзмәсе ачыла

6 майда Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган күргәзмә ачыла. Анда сугыш чорына бәйле экспонатлар, Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның хезмәт һәм хәрби батырлыгы турындагы стендлар һәм плакатлар тәкъдим ителә.

Күргәзмәне оештыручылар -Татарстан Халыклары дуслыгы йорты һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы (ТР Милли музее филиалы).

Хәрби күргәзмә экспозициясе Татарстан халыклары Дуслыгы йортында 18 майга кадәр эшләячәк.

Чара 15.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук 6 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт була. «Жемчужинки» вокаль ансамбле һәм Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ансамбле солистлары «Без хәтерлибез» концерт программасын тәкъдим итәчәк.

Чарада ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның гаилә әгъзалары, шулай ук ТР Милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре катнаша.

Программада сугыш еллары җырлары һәм көйләре яңгырар. Чара Дуслык Йортының концертлар залында уза һәм Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырыла.

Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*