tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта имамнар катнашында Мәүлид мәҗлесе узды
Сергачта имамнар катнашында Мәүлид мәҗлесе узды

Сергачта имамнар катнашында Мәүлид мәҗлесе узды

25 октябрьдә Сергачның “Лапушка” кафесында Сер­гач, Спас һәм Кнәген муници­паль округлары муллалары үзләренең баш имамнары, пашатлы Марат хәзрәт Са­лахетдинов инициативасы буенча һәм камкалы Ринат Мангушев белән Шәмил Але­шин иганәчелегендәге Мәүлид мәҗлесенә җыелды.

Дин әһелләрен җирле район хакимияте исеменнән Сергач советы депутатлары рәисе, камкалы Равил Мангушев җылы сәламләде, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның Мәүлид бәйрәме белән бәйле булган котлау-теләкләрен төбәгебезнең Алемнар шурасы җитәкчесе, Рос­сия мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе феде­раль округындагы вәкиле, мөтеравыллы Мөнир хәзрәт Бәюсов җиткерде.

Шул ук өлкә Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын динебезнең үсешенә өлеш керткән Ринат Рифат улына, Шәмил Хайдәр улына тапшыр­ды, ә «Туган як» газетасы Марат хәзрәтне Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Мәүлид мәҗлесенең хуҗасы буларак, кереш сүз, төп доклад белән Марат хәзрәт чыкты, көн тәртибе һәм килгән кунаклар белән таныштырды. Аның бу идея­сен тормышка ашыруда булышкан “Туган як” газетасы редакциясенә, мәҗлес табынын корырга ярдәм кылучыларга олы рәхмәтләрен белдерде, әлеге чараны ел саен оештыра алсак, рухи тормышы­бызда бу бер күркәм традиция булыр иде, диде. Әлбәттә, моңа хезмәттәш дин эшлеклеләрен дә өндәде, үзендә Пашатта узган Мәүлид мәҗлесен үрнәк итеп ки­терде.

– Хөрмәтле дин кардәшләрем, бүгенге хәлләрдән барыгыз да хәбәрдар дип беләм. Шуңа, Рос­сия мәнфәгатьләрен якларга мобилизацияләнгәннәрнең үз ая­клары белән туган нигезләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын Аллаһы Тәгаләдән сорап, көн саен хәтем-догада торыйк, хәлебездән килгән кадәр гаиләләренә ярдәм кылыйк, – дип сөйләде Марат хәзрәт һәм 2-3 ноябрь көннәрендә Түбән Новгородта узачак өлкә мөселманнары Пленумының да кыскача гына программасы белән таныштырып үтте, һәр имамның әлеге чарада катнашуы мөһим, диде.

Сүз азагында имамнарга мөрәҗәгать итеп, “Туган як” газетасы­на подписка белән ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады Марат хәзрәт һәм без бу үтенеч эзсез югалмас дигән өметтә торабыз.

Җирле үзидарә хакимияте исеменнән чыгыш ясаучы Равил Салех улы Сергач округы башлы­гы Олег Радаевның шундый чара­ларны хуплавы, безнең төбәктә төрле милләт вәкилләренең бер- берсенә толерантлы мөнәсәбәттә торып, дустанә яшәүләре яклы булуы турында белдерде, ул һәр милләткә дә хөрмәт белән карый, дип ассызыклады һәм махсус хәрби операциядә катна­шучыларга Сергач җирлегеннән ярдәм кылынганы һәм бу өлкәдә перспектив планнар хакында ипләп кенә сөйләде, халыкның рухи ихтыяҗын намус белән канәгатьләндереп килгәннәре өчен дин эшлеклеләренә олы рәхмәтләрен юллады.

Мөнир хәзрәт күбрәк җирле имамнарның сорауларына җавап кайтарды, хәер-садаканың әһәмияте, шарты, никах кагыйдәләре, соңгы елларда шушы мәҗлеснең музыкаль тамашага әверелеп ба­руына, имамнарның биредә икенче рольдә калуларына борчуын бел­дерде. Шулай ук ул да өлкә Диния нәзарәтенең донбасслыларга кыл­ган гуманитар ярдәменә тукталып үтте, бүген андагы хәрбиләргә ни­чек булышканнары турында үрнәк мисал китерде.

Чәйләрдән соң ашка керешеп тамак ялгап алгач, Марат хәзрәт Коръән һәм Мәүлид укыды, анна­ры бергәләп салаватлар әйттек.

Олег Хөсәинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*