tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия”дә студентлар өчен күренекле шәхесләр белән Лекторий эшли башлады
“Мөхәммәдия”дә студентлар өчен күренекле шәхесләр белән Лекторий эшли башлады

“Мөхәммәдия”дә студентлар өчен күренекле шәхесләр белән Лекторий эшли башлады

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, 140 еллык уңаеннан, шәкертләр өчен күренекле татар шәхесләре белән Лекторий эшли башлады. Лекторийны бүген, Рабигыль-ахир аеның 14нче көнендә (9нчы ноябрьдә), мәдрәсә директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе ачып җибәре. Беренче очрашуны ул көндезге бүлекнең барлык курсларында укучы кызлар белән уздырды.

Мөфти хәзрәт имам Раббаниның “Мактубат” китабыннан иман мәсьәләсенә кагылышлы хатны укып дәресне башлап җибәрде. Әлеге китапны Морад Рәмзи фарсы теленнән гарәпчәгә тәрҗемә иткән һәм ул Галимҗан хәзрәт Барудиның яраткан китабы булган. Дәрестә кешенең дошманы – аны нәфесе булуы искәртелеп, аны тәрбияләү, кулда тоту турында сүз алып барылды.

Очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте. Кызлар намаз, ата-ана хакы, гаилә мәсьәләләре, гарәп телен өйрәнү, гыйлем алу, ислам динендә дәгъват кылу, яшьләргә киңәшләр, якыннар һәм күршеләр белән уңай мөнәсәбәтләр кору һ.б. темалар буенча сорауларга җавап сорады. Дәрес вакытында алар шулай ук Татарстан мөселманнары тормышы, Нәзарәт проектлары һәм аларны укуда файдалану, аерым алганда татар телендә эшләүче беренче онлайн-мәдрәсә һ.б. белән якыннан таныштылар.

Күренекле шәхесләр һәм хәзрәтләр белән очрашуларны даими рәвештә үткәрү ниятләнә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*