tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Калда авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне уза
Ульяновск өлкәсенең Калда авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне уза

Ульяновск өлкәсенең Калда авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне уза

Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Калда авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне башланып китте. Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендәге делегатлар И. Беркутов исемендәге мәктәптә әзерләнгән чарада катнашалар. Алар мәктәп фойесындагы аш-су, кул эшләре күргәзмәләре белән таныштылар, төркемнәргә бүленеп ачык дәресләр карадылар, “түгәрәк өстәл” артында телебез язмышы турында фикер алыштылар, дип хәбәр итте оештыручылар.

Мәктәп директоры Иршат Таиров белдерүенчә, мәктәптә 142 бала белем ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре 1-11 сыйфатларда икешәр сәгать укытыла. Балалар бакчасында 57 сабый тәрбияләнә.

Бәйрәмгә килгән кунаклар  мәктәпкә бик күп китаплар, методик ярдәмлекләр, уеннар бүләк иттеләр.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова “Солдатка хат” өлкә конкурсында катнашучы Калда мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Рәгиб Таировны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Барлык конкурс бәйгеләрдә актив катнашканы өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Хөснетдиновага рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Чара мәктәпнең зур залында концерт программасы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*