tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Башкортстанда Нәүрүз бәйрәмендә булып кайттылар
Баулы “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Башкортстанда Нәүрүз бәйрәмендә булып кайттылар

Баулы “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Башкортстанда Нәүрүз бәйрәмендә булып кайттылар

Баулы “Ак калфак” оешмасы вәкилләре чакырулы кунак булып ут күршеләрдә – Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында Нәүрүз бәйрәмендә булып кайттылар.

Баулы делегациясендә Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова, Баулы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина, әлеге оешма әгъзаләре – “Нур” нәфис сүз остаханәсе һәм “Асылъяр” вокаль ансамбле җитәкчесе Йолдыз Шакирова һәм Баулы татар халык театры администраторы Ләйлә Гафиятуллина булды.

Бәйрәмдә күрше-тирә авыллардан, Туймазы районыннан оста куллы ханымнар, “Нәүрүзбикә” бәйгесендә катнашкан кызлар җыелган иде.

Мул табыннар корып, “Тәбикмәк-фест” үткәреп, матур җырлар башкарып, ихлас теләкләр әйтеп, күңелле итеп бәйрәм итте халык. Ярмәкәй районы башлыгы Илшат Раймановның бәйрәмгә килеп җылы котлавы, башыннан ахырына кадәр булып, чыгышларны хуплап торуы үзе бер ямь өстәде.

Без дә читтә калмадык. Баулыдан сәламнәребезне, күчтәнәчләребезне тапшырдык. Римма ханым Яруллина бик матур итеп “Тыңлачы , сандугач” җырын башкарды. Сүз уңаеннан, әлеге җырның авторы Рәис Ханнанов әлеге бәйрәмдә үзе бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*