tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда 5-8 нче сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Чаллыда 5-8 нче сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды

Чаллыда 5-8 нче сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды

«Эврика» мәдәният үзәгендә 5-8 нче сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2023» бәйгесенең финалы узды. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей һәм «Эврика» мәдәният үзәге оештырган әлеге күркәм чарада барлыгы 11 кыз катнашты.

«Шәһәрдә 1-4 сыйныфларда укучы кызлар өчен «Татар кызы», 9-11 сыйныфтагылары өчен «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесе үткәрелә. Ә 5-8 нче сыйныфтагы кызлар ничектер читтә калды. Без шул бушлыкны бетерү максатыннан быел беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе үткәрдек. Кызларыбыз сәхнә теле, җыр-бию, дизайн буенча мастер-классларда катнашытлар. Чигәргә өйрәнделәр, токмач кистеләр. Татар мәгърифәтен үстерүчеләр турында мәгълүматлар алдылар. Республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин җанлы әңгәмә аша аларның татар телен белүләрен бәяләде», – диде «Ак калфак» оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова.

Финалда кызлар милли киемнәрдән иҗади номерлар күрсәттеләр. Әлеге чарага барысы да гаиләләре белән ныклап әзерләнгәннәр. Матур итеп җырлыйлар, очып-очып бииләр.
Мәгариф идарәсенең милли бүлек башлыгы Наилә Миначева җитәкчелегендәге жюрига алар арасыннан чын татар кызын сайлап алу җиңел бирелмәде.

Кызлар барысы да җиңүче исеменә лаек. Тик җиңүче бер генә була. Бу юлы әлеге дәрәҗәле исемне 62нче мәктәп укучысы Эльмира Фәйзерахманова алды. Ул «Иң җитез кыз» номинациясендә дә җиңде. Эльмира сертификат һәм диплом белән бүләкләнде.

52 нче мәктәптән Азалия Петрова «Иң белемле кыз» дип табылды. «Иң иҗади кыз» номинациясендә – 41 нче мәктәптән Сөмбел Нуриева, «Иң зирәк кыз» номинациясендә – 54 нче гимназиядән Зәринә Нургалиева, «Иң тыйнак кыз» номинациясендә – 84 нче лицейдан Зәринә Миңнегалиева, «Иң уңган кыз» номинациясендә – 18 нче мәктәптән Лилия Хөсәенова, «Иң тапкыр кыз» номинациясендә – 55 нче мәктәп укучысы Вилена Бикташева, «Иң зәвыклы кыз» номинациясендә – 29 нчы гимназиядән Альмира Харисова, «Иң шаян кыз» номинациясендә – 24 нче мәктәптән Амелия Нотфуллина, «Иң талантлы кыз» номинациясендә «Адымнар» мәктәбеннән Зөһрә Галиуллина җиңде. 41 нче мәктәптән Сылу Камалова – «Иң сәләтле кыз». Аңа эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина үзенең махсус бүләген тапшырды.

Кызлар дипломнар, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрына чакыру билеты, китап, тәрбия дәресләре язылган диск белән бүләкләнделәр.

Милләтебезнең сылу, уңган кызларының киләчәге якты булсын. Мондый кызлары булган милләт беркайчан да югалмас.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*