tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәрык клубы”нда балалар өчен мастер-класслар узачак
“Шәрык клубы”нда балалар өчен мастер-класслар узачак

“Шәрык клубы”нда балалар өчен мастер-класслар узачак

Каникул вакытында “Шәрык клубы” интерактив мультимедия комплексында балалар өчен мастер-класслар узачак. Дәресләрне “Нәни куллар” проекты кысаларында Камал театры артистлары үткәрә. Мастер-класслар татар телендә уза.

Дәресләр:

27 март 15.00 – актерлык сәнгате буенча мастер – класс. Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов үткәрә.

28 март 15.00 – сәхнә теле буенча мастер-класс. Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Гәрәев үткәрә.

29 март 15.00 – сәхнә хәрәкәте буенча мастер – класс. Артур Шәйдуллин үткәрә.

30 март 15.00 – Рәсем сәнгате буенча мастер-класс. Эльвира Рафикова үткәрә.

Чыганак: kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*