tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә җырларга, шигырь сөйләргә өйрәнүчеләрнең йомгаклау концерты узды
Тубыл шәһәрендә җырларга, шигырь сөйләргә өйрәнүчеләрнең йомгаклау концерты узды

Тубыл шәһәрендә җырларга, шигырь сөйләргә өйрәнүчеләрнең йомгаклау концерты узды

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб оешмаларында җырларга, биергә, сәнгатьле шигырь сөйләргә өйрәнүчеләрнең йомгаклау концерты аншлаг белән узды. Бу көнне шәһәрнең талантлы балалары мәдәният үзәге сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап яшь буынга тапшырылганын, мәктәп укучыларының сәләтле чыгышларын тамашачылар сокланып карадылар.

Концертта клуб оешмалары, иҗади түгәрәкләр җитәкчеләре Динара Әпсәләмова, Мөнәвәрә Андрущик, Тәнзилә Мөхәммәтуллина, Римма Шәрипова, Римма Баганаева, Рузалия Корманалиева, Азалия Юртлыбаеваның еллык хезмәтенә нәтиҗә ясалды. Җыр-моңга, бию сәнгатенә, нәфис сүз осталыгына, декоратив-кулланма иҗатына, татар теленә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәләрен алкышлар белән каршы алды тубыллылар. Сәхнәне берсеннән-берсе матур милли костюмнарда чыгышлар бизәде. Һәркемнең күңеленә хуш килгән концертта нәни артистлар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Уку елы дәвамында аларның күпчелеге дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да алганнар.

Сәләтле балаларның, вокаль коллективы “Йолдызлар”, бию ансамбльләре “Себерстан”, “Тубыл балалары”, фольклор коллектив “Хәзинә”, “Туфан” театр студиясе, әдәби–иҗат түгәрәге “Нур”, иң яхшы номерларын тамашачыларга бүләк иттеләр. Бәйрәм концертына килүчеләр күргәзмәләрне карадылар. “Әминә”-декоратив–кулланма иҗаты түгәрәгенә йөрүче балаларның кул эшләре игътибар үзәгендә булды. Чарага килгән әти-әниләр түгәрәк җитәчеләренә чиксез рәхмәтләрен юлладылар. Уку елы йомгаклану сәбәпле узган концертта күңелле, матур, сәләтле чыгышларын тамашачыларына бүләк итте нәни артистларны, сәхнәгә шатлыклы елмаю белән чыккан һәр укучыны җылы каршы алган зал тулы тамашачы да алкышларын кызганмады. Әти-әниләр укытучыларга рәхмәтләрен әйтеп, балаларга күңелле ял, киләчәктә дә яңа иҗат уңышлар теләделәр.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*