“Татарча диктант” дөньякүләм акциясендә 38 меңнән артык Чаллы кешесе катнашты. Мәктәп, балалар бакчалары, югары уку йортлары, шәһәр оешмалары – беркем дә битараф калмады. Хәтта онлайн режимда язучылар да булды.
Башкарма комитеты җитәкчелеге белдерүенчә, 25 мең кеше үз көчләрен мәктәпләрдә сынады. Укучылардан тыш, диктантны укытучылар, ата-аналар да язды. Балалар бакчаларында 13 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәр башкарма комитетында 60 кеше татар теле грамматикасын тикшереп карады. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar сайтында билгеле булачак.
Искәртергә кирәк, быел “татарча диктант” яздыртырга “Шәһри Чаллы” журналистларын чакырдылар. Газетаның баш редакторы Резидә Юсупова 54нче гимназиядә, журналист Сәрия Гарипова – 2нче гимназиядә, Айзирә Имамова – 29нчы мәктәптә, Лилия Хәбибҗанова – 40нчы мәктәптә танылган татар әдипләре әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Чыганак: shahrichalli.ru