Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда 38 меңнән артык кеше «татарча диктант» язды
Чаллыда 38 меңнән артык кеше «татарча диктант» язды

Чаллыда 38 меңнән артык кеше «татарча диктант» язды

“Татарча диктант” дөньякүләм акциясендә 38 меңнән артык Чаллы кешесе катнашты. Мәктәп, балалар бакчалары, югары уку йортлары, шәһәр оешмалары – беркем дә битараф калмады. Хәтта онлайн режимда язучылар да булды.

Башкарма комитеты җитәкчелеге белдерүенчә, 25 мең кеше үз көчләрен мәктәпләрдә сынады. Укучылардан тыш, диктантны укытучылар, ата-аналар да язды. Балалар бакчаларында 13 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәр башкарма комитетында 60 кеше татар теле грамматикасын тикшереп карады. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar сайтында билгеле булачак.

Искәртергә кирәк, быел “татарча диктант” яздыртырга “Шәһри Чаллы” журналистларын чакырдылар. Газетаның баш редакторы Резидә Юсупова 54нче гимназиядә, журналист Сәрия Гарипова – 2нче гимназиядә, Айзирә Имамова – 29нчы мәктәптә, Лилия Хәбибҗанова – 40нчы мәктәптә танылган татар әдипләре әсәрләреннән  өзекләр укыдылар.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*