tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай районының Үчәлле авылында «Әнием токмачы» акциясе үтте
Азнакай районының Үчәлле авылында «Әнием токмачы» акциясе үтте

Азнакай районының Үчәлле авылында «Әнием токмачы» акциясе үтте

Октябрь аеның ямьле, кояшлы матур бер көнендә авылыбызның мәрхәмәт тулы йөрәкле аналары янә махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән «Әнием токмачы» хәйрия акциясенә кушылдылар.

Күңел җылыларын кушып киселгән токмач белән бергә авыл уңганнары файдалы үләннәр, киптерелгән яшелчә-җимешен дә мулдан әзерләгән иде. Чираттагы игелек чарасы  авылыбызның уртасында иман нуры чәчеп торган мәчетебездә үтте. Беренче хәйрия акциясенә бары мәчет каршында оешкан ифтар ашлары әзерләү төркеме кызлары гына кушылган булса, бу юлы 30лап кеше булдык. Алар арасында өлкән буын вәкилләре дә бихисап иде.

Әзерләнгән ризыкларны тартмаларга тутырганда һәр ана изге теләкләрен әйтеп, догалар кылды. Ир-егетләребезнең исән-имин үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын, илгә, күк йөзебезгә тынычлык иңүен теләделәр.

                                        Расиха Таҗиева, Үчәлле авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*