Бик күп урта һәм өлкән буын вәкилләренә яхшы таныш булган «Зарница» хәрби-спорт уенына агымдагы елда 60 ел тула. Бераз тарихка кагылсак, уенның беренче кагыйдәләрен Пермь өлкәсенең Кызыл Кама районы Мысы авылы укытучысы Зоя Кротова уйлап чыгара һәм хәрбиләр белән берлектә беренче уен уздырыла.
СССРда пионер хәрби-спорт уены хәрби өйрәнүләргә охшаш хәрби хәрәкәтләр имитациясеннән гыйбарәт була. Уен барышында пионерлар, командаларга бүленеп, төрле уен элементлары кертелгән хәрби-гамәли спорт төрләрендә ярыша.
Рәсми рәвештә “Зарница” Бөтенсоюз хәрби-спорт уены 1967 елда ВЛКСМ Үзәк комитеты, пионер оешмасының Үзәк Советы, Совет армиясенең баш сәяси идарәсе һәм “Пионерская правда” газетасы редакциясе тарафыннан оештырыла, аның каршында уенның төп штабы төзелә. Уенның максаты – совет яшьләрен хәрби-патриотик тәрбияләү. Хәрби хезмәт итү срогы өч елдан ике елга кадәр кыскартылу сәбәпле, «Зарница» уены мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек эшләрен оештыру планына кертелә.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә дә “Зарница” мәктәп һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары тарафыннан бик яратып кабул ителә.
Апрель ахырында Лыскау агропромышленность техникумы базасында Сергач, Пильна, Зур Болдино, Воротынец һәм Сечен агротехникумы командалары «Нижегородская Зарница-2024» уенына җыелды.
Ярышлар командаларның тантаналы сафка басуыннан башланды. Егет-кызларны округның хәрби комиссары Алексей Медведев, отставкадагы генерал-майор Анатолий Тарасов, техникум директоры Марина Тарасова сәламләде, уңышлар теләде.
Хәрби уеннарга старт бирелде. Егет-ләр һәм кызлар тарихны, медицина нигезләрен белү буенча белемнәрен тикшерде, физик һәм хәрби әзерлек биремнәрен узды, төрле эстафеталарда көндәшләреннән алда булырга тырышты.
Ә җиңү бәхете бу көнне Петрякс мәдәният йорты мөдире, Пильна агропромышленность техникумының ОБЖ укытучысы Әхмәр Закиров җитәкләгән һәм әзерләгән шушы җирлек командасына елмайды. Әхмәр Фаттаховичның никадәр патриотик җанлы кеше булуын яхшы белгәнгә, округара дәрәҗәдә узган ярышларда җиде команда арасында аның тәрбияләнүчеләре беренче урын яулавында шик юк иде.
Без Әхмәр әфәнде җитәкчелегендә Пильна командасын ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә Ватаныбызның чын патриотлары булып калуларын телибез!
Румия ХАМЗИНА