tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды
“Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды

“Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.  Бүген форумның пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев  алып бара.

Васил Шәйхразыев форум эшендә 77 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле катнашуын билгеләп узды.

– Быелгы форум илебезнең башлыгы игълан иткән Гаилә елы һәм Милли Шура тарафыннан игълан ителгән Шәхесләр елында уза. Һәр чорыбызның үз шәхесләре бар. 1100 ел элек халкыбыз кабул иткән Ислам диненә тугры булган Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави кебек тарихи шәхесләребезне зур горурлык белән искә алабыз. Бүген залдагы хәзрәтләр, мөфтиләр илебезгә һәм милләтебезгә лаеклы рәвештә хезмәт итәләр. Халкыбызны дин бәйрәмнәре, Сабан туйлар берләштерә. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынауларда ярдәмләшү бердәмлек хисләрен ныгыта, – диде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук Милли Шура рәисе Оренбург һәм Омск өлкәсендәге су басуда зыян күрүчеләргә күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессыннан гуманитар ярдәм белән фуралар җибәрелүен хәбәр итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*