tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда Җәмигъ мәчете янында коллектив намаз оештырылды
Болгарда Җәмигъ мәчете янында коллектив намаз оештырылды

Болгарда Җәмигъ мәчете янында коллектив намаз оештырылды

Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» уза. Бу бәйрәм Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләре көненә туры килә һәм 1989 елдан бирле ел саен үткәрелә. Бу елны бәйрәм «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында уза, ул Казанда 14-19 майда үтә.

Чарада «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV халыкара икътисади форумы кунаклары һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре катнаша.

Җәмигъ мәчетендә бәйрәм кунаклары традицион рәвештә ачык һавада коллектив намаз укыдылар. Чара татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты белән дәвам итә. Быел кунаклар өчен зур программа әзерләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*