tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарлары конгрессы Уфада Сабантуй үткәрәчәк
Башкортстан татарлары конгрессы Уфада Сабантуй үткәрәчәк

Башкортстан татарлары конгрессы Уфада Сабантуй үткәрәчәк

Уфаның Дим бистәсе яңартылган мәдәният һам ял паркында Башкортстан татарлары конгрессы традиция буенча Уфа шәһәре көнендәге бәйрәм чарасында – 12 июньдә Сабантуй оештыра.

«Бу көнне конгресс Сабантуй Татар ихатасы»на дусларын җыя, милләттәшләрне чакыра. «Сахипҗамал», «Ак калфак», «Райхан» татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары Гаилә елына багышланган «Бишек җыры», милли киемнәр үрнәкләре тегү, милли ашлар күргәзмәләре әзерли», – дип сөйләде Башкортстан татарлары конгрессының Дим бистәсе бүлекчәсе рәисе Рәмилә Әхтәмова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук аталары махсус хәрби операциядә булган балаларга милли ризыклар белән бушлай сыйлану мөмкинчелеге булачак. Әңгәмәдәш әйтүенчә, бәйрәмне оештыруда аларга башка милләт вәкилләрен туплаган оешмалар да ярдәм итә.

«Дим бистәсе мәктәпләре һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре оештыру буенча зур ярдәм күрсәтә. Янәшәдә «Собор русских», Башкортстан Корылтае ишегаллары булуы да халыклар дуслыгына дәлил, татулык үрнәге булып тора», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*