tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бу композиция аша без туган телләр темасын күтәрергә телибез”, – мәдәният министры Ирада Әюпова
“Бу композиция аша без туган телләр темасын күтәрергә телибез”, – мәдәният министры Ирада Әюпова

“Бу композиция аша без туган телләр темасын күтәрергә телибез”, – мәдәният министры Ирада Әюпова

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе территориясендә, Казансу елгасы яры ягыннан Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция барлыкка киләчәк.

ТР Милли китапханәсендә тулы гармонияле архитектур композиция формалаштыру өчен булачак экспозиция скульпторлары өчен проект семинар-воркшопы узды, аның берсе соңыннан тормышка ашырылачак.

Очрашуны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачты. Ул билгеләп үткәнчә, без туган телләрне югалту куркынычы елдан-ел арта барган чорда яшибез, үз этник телен яхшы белгән кешеләр саны кими.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*