Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музееның 31 еллыгы уңаеннан дирижер Айдар Ниязов җитәкчелегендә яшь виртуозларның «Казан солистлары» камера оркестры чыгыш ясады.
«Чын күңелдән Айдар Ниязов һәм аның оркестрына рәхмәтлемен, чөнки әлеге концерт программасын ул оештырды. Әлеге кичә XX гасыр башындагы беренче музыкантлар, ансамбльләр, оркестрлар барлыкка килгән мохитне тудырган кебек тоелды. Ул вакытта да энтузиастлар, милләтпәрвәр кешеләр татар мәдәниятен алга таба алып барган, аның үсешен кайгыртканнар. Нәкъ Айдар Ниязов һәм аның дуслары кебек. Кичә бик җылы, ихлас булды. Рәхәтләнеп халык белән аралаштык. Минем өчен иң кадерлесе шул иде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев.
Камера оркестры дирижеры, композитор Айдар Ниязов әйтүенчә, кичәгә татар мәдәнияте, композиторларының иҗатына битараф булмаган тамашачы килгән. «Салих Сәйдәшев музее кебек мәйданчыклар буш торырга тиеш түгел. Бу бинаны татар музыкасы йорты дип кабул итәм. Ул алга таба да гөрләп торыр дип уйлыйм. Татарча программаны Солтан Габәши әсәрләре белән башлап җибәрдек һәм Салих Сәйдәшев әсәре белән тәмамладык», – диде ул.
Кичәдә Әнвәр Бакиров, Нәҗип Җиһанов әсәрләре, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзекләр яңгырады. Моннан тыш, Каюм Байбуров, Флора Хәсәнова эшкәртүендәге әсәрләр дә булды. «Дирижерлык иткәндә шуны аңладым: «Шүрәле» балетын күпме тыңласаң да күңелгә якын, ул – мәңгелек әсәр! Опера театрында да ул куела, театрга барлык кеше дә йөрми бит. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында да ул яңгыраган иде – ул вакытта да музыканы беренче тапкыр тыңлагандай булдым. Салих Сәйдәшев музеенда ул бөтенләй башкача яңгырашта иде», – диде дирижер.
«Концертка әзерләнер өчен вакыт бик аз калган иде, булдыра алганча чыгыш ясадык. Программаны озак эшләмәдек, тамашачыны да ялыктырмадык. Узган ел музейның 30 еллыгы булды, әмма аны зурлап үткәрә алмадылар. Быел зурлап үткәрәсебез килде», – дип өстәде Айдар Ниязов.
Кичәгә Казахстанның Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире Диләнур Ахунҗанова да килгән иде. «Салих Сәйдәшев музеенда элек тә булганым бар иде. Гомумән алганда, Салих Сәйдәшевның иҗатын яратам, мөкиббән китәм. Ул профессиональ татар музыкасын югарылыкка күтәргән һәм формалаштырган шәхес. Казанга кайткан вакытта милли көйләргә, милли моңнарны ишетергә сусап кайтам. Концертның афишасын күрдем дә, килмичә кала алмадым. Бик рухланып, илһамланып калдым», – диде ул.
Аның әйтүенчә, яшь булуларына карамастан, музыкантлар һәр әсәрне матур, зәвыклы итеп башкарган. «Бөтен нечкәлекләре белән бирелеп уйнадылар. Зал зур булмаганлыктан, музыкантларның уйнавын якыннан күреп, тыңлау бәхетенә ирештем. Алар уйнаган вакытта диңгез, дала, урманнарны күзаллап утырдым… Авторның әйтергә теләгән идеясен алар тормышка ашыра алды дип әйтә алам. Алга таба да музыкантларны башка концертларда күрергә өметләнәм, иҗади уңышлар теләп калам», – диде Диләнур Ахунҗанова.
Пианист, композитор, Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина музыкантларның чыгышын уңай бәяләде. «Иң мөһиме – музыкантларның теләге булу, милли музыка белән янып яшәү. Оркестр музыкантлары Айдар Ниязов һәм Азат Нургаянов белән кулга-кул тотынышып концертлар куялар. Барысы да талантлы, барысы да алда әле. Үзләренең кирәкле булуларын тойсалар иде, беркайчан да күңелләре төшмәсен, бөтен ишекләр ачык булсын иде», – дип теләген белдерде ул.
«Минемчә, «Казан солистлары» оркестры – Рөстәм Абязов нигез салган «La Primavera» кыллы оркестрның дәвамчысы булып тора. Хәзерге заманда милли музыка яңгырашы, яңа буын музыкантларга үзләренең экспериментларын ясар өчен мәйданчыклар җитеп бетми. Айдар белән Азат үзләре инициатива белдерә, башкалардан ярдәм сорап тормыйлар – тоталар да эшлиләр», – диде Миләүшә Хәйруллина.
Чыганак: tatar-inform.tatar