tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңарыш»ны яздыручылар – телебезне саклаучылар
«Яңарыш»ны яздыручылар – телебезне саклаучылар

«Яңарыш»ны яздыручылар – телебезне саклаучылар

Тубыл шәһәрендә 2024 нче елның икенче яртыеллыгына Төмән өлкә газетабыз «Яңарыш»ка язылу тәмамланды һәм бу уңайдан йомгак ясап, социаль челтәрләр аркылы газетабызны яздыручыларга, безнең белән элемтәдә булган дусларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Күп еллар өлкәбез тормышын һәрьяклап яктыртып барган, мәдәни, мәгариф, милли, дини яңалыклар, күренекле шәхесләр, үрнәк итеп сөйләрлек кешеләр белән таныштырган газетабызны почтага барып үзләре яздыручы якташларыбызга ихлас күңелебездән җылы теләкләребезне юллыйбыз. Сез – татар телен саклаучы, милләт җанлы дусларыбыз!

«Яңарыш»ны яздыруда ярдәм иткән, үз акчаларына туганнарына, дусларына, мохтаҗларга яздырган, газетабызның тиражы турында кайгырткан якташларыбызга, дин юлында булган шәхесләр – Фәннур хәзрәт Казыймовка, Эдуард хәзрәт Юнысовка изге эшләрендә уңышлар телибез. 2024 нче елның икенче яртыелында да безнең белән бергә булган, «Яңарыш»ны туганнарына, газетаны укырга теләүче дусларына яздырган киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел якташыбыз Зәйнулла Бахметовка, шәһәр Думасы депутатлары Эдуард Мәхмүтовка, Сәет Хисмәтуллинга, себер татарлары автономиясе әгъзасы Нәсимә Кормановага, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, татар җанлы, ярдәмчел якташыбыз Маннур Сәйфуллинга, Фәүзия Мәмәтовага, үз коллективларында газетаны яздыруда ярдәм иткән Гөлназ Авазбакиевага (балигъ булмаганнар үзәге), Фәридә Нәҗметдиновага (халыкны социаль яклау үзәге) һәм бу оешмаларда «Яңарыш»ны яздыручы барлык актив хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Тубыл шәһәре һәм райондагы мәчетләргә яздыручылар: Азат Булатовка, Равилә Айбатовага, Фәридә Локмановага, Гөлбану Нәфыйковага, күп еллар татар газета-журналларын яздыруда актив катнашкан, татар телен саклауда тырышлык күрсәткән Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге коллективына, шәһәрнең 15 нче мәктәп укытучыларына эшләрендә уңышлар телибез. «Яңарыш»ны укучылар өлкә хәбәрләре белән танышып, кызыклы вакыйгалар турында укып, озак еллар безнең белән элемтәне өзмичә яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

Газета-журналларга ташламалы язылу көннәрендә, концертлар алдында яздыручы шәһәр почталарының җаваплы хезмәткәрләре Нурия Вафеева, Евгения Әпсәламова катлаулы, халыкка кирәкле эшләрен уңышлы башкаралар.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*