tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташларыбызны котлыйбыз!
Якташларыбызны котлыйбыз!

Якташларыбызны котлыйбыз!

Россиядә игълан ителгән “Гаилә елы” уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы белән берлектә үткәргән “Оста куллар-2024” бәйгесендә катнашып җиңү яулаганнарны бүләкләү чарасы узды. Быелгы бәйгедә Россиянең Мурманск, Омск, Төмән, Курган өлкәләреннән, Сургут, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләреннән, Татарстанның Лаеш, Саба, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Апас, Сарман, Актаныш, Тукай районнарыннан катнашалар.

Тубылдан икенче урынга чыккан Нәсимә Корманова, Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Суфия Казукова, Тубыл районының Маслово авылыннан өченче урын алган Фәүзия Мәмәтова җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында булып кайттылар.

Нәсимә Маннур кызы:”Без Казаннан шатланып, канатланып, киләчәккә планнар корып кайттык. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессында тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров котлады, теләкләрен әйтте. Ул татар халкын һөнәрле, тырыш халык дип мактады. Гаилә елында милләт язмышына битараф булмаган гаиләләр җыелган иде. Без апалы-сеңелле милли ризыклар пешереп, рецептлары белән фотога төшереп конкурска җибәргән идек. Фотога безне кызым Гүзәл төшерде. Икенче урын алганыма бик шатмын. Суфия апам Рәхмәт хаты белән белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар. Безгә бәйрәм оештырган Конресста эшләүчеләргә, оештыручыларга үземнең рәхмәтләремне белдерәм.

Татарстанның халык артистлары җырлары, матур ресторанда милли ризыклар тулы табын артында сөйләшүләр, ресторанның хуҗасы, язучы Равилә ханым Шәйдуллина үзе иҗат иткән шигырен сөйләве безне күңелләрдә якты, матур, онытылмаслык хатирәләр булып калды. Казанның тарихи урыннарын күреп, сокланып, горурланып кайттык,”-дип сөйләде. Маслово авылыннан Фәүзия Мәмәтова:”Минемчә, һәр татар кеше Казанны күрергә омтыла. Мин Казанда беренче мәртәбә булдым. Бер якты хыялым тормышка ашты. Себер татар бавырсаклары белән Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бәйгедә катнашып өченче урын алганыма шатмын. Безне фотога төшереп бәйгегә җибәргән Юлия Сәфәрмәтовага, тормыш иптәшем Ибатуллага, Фәүрия апа Ниязовага рәхмәтлемен. Үз хуҗалыгыбыз булганга үзебезнең милли ризыкларыбыз, себер бавырсагы белән оештыручыларны сыйлыйсы килде. Ниятләребез яхшы булганга бөтен нәрсә уңышлы үтте.

Бөтендөнья татар конгрессында бәйгедә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар. Күренекле, ачык йөзле, милләт җанлы, эшләрен яратып башкарган Гөлназ Шәйхиева, Энҗе Шәйхетдинова, Булат Ибраһим белән таныштык, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллинаны, Резеда Шәрәфиеваны, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Азат Хәлимовны сокланып тыңладык. Башка төбәкләрдән килгән осталарны күрдек. Программа бык тыгыз булды. Өч көндә без Казанның тарихи урыннарында, Галиәскар Камал театрында булырга өлгердек. Киләчәктә мәркәзебез Казан шәһәренә әле гаиләбез белән килергә дә язсын дигән теләктә калабыз. Казанда яшәгән, эшләгән якташларыбыз Фәүрия апа Ниязовага, Ильнар Көлмәмәтовка, Айдар Ниязовка рәхмәтләребезне юллыйбыз. Иҗат юлында булган якташларыбызга да эшләрендә уңышлар теләп калабыз,”-дип сөйләделәр.

Бәйгедә җиңүчеләр өчен оештырылган матур тантана күп елларга истә калырлык вакыйга булганы турында Суфия ханым Казукова да фикерләре белән уртаклашты. Тубыллылар осталарыбызны котлап, аларга яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез.

                                                Римма Умитбаева,

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*