tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер көндә дүрт урында Сабан туе колач җәйде
Бер көндә дүрт урында Сабан туе колач җәйде

Бер көндә дүрт урында Сабан туе колач җәйде

6 июль көнне Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада узган XXIV Феде­раль, Мәскәүнең “Коломенское” ял итү паркында зур мәйдан җыйган башкала һәм дә төбәгебезнең Дзержинск шәһәрендә, Суыксу белән Ыргу авылларында Сабан туйлары узды. Әлбәттә, без, “Туган як” газетасы журналист­лары, Аллаһының рәхмәте белән һәм чамадан тыш эссе көнгә, чикләнгән мөмкинлекләребезгә дә карамастан, профессиональ кәсебебезгә тугры калып, шушы милли бәйрәмнәребезнең өчесендә дә булып кайттык.

Румия Хамзина Суыксу һәм Илнар Са­деков Ыргуда узган Сабан туйларда эшләсә, әлеге юллар авторы Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов һәм җирле таланты­быз, автор-башкаручы Илдус Харрясов белән берлектә (Илдус фотода Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән) Йошкар-Олада ике көн дәвам иткән Сабан туе чаралары шаһиты булды.

Беренче юллардан ук әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар кон­грессы кайгыртуында һәм ка­рамагында, Татарстан белән Марий Эл Республикалары хөкүмәтләре ярдәмендә оеш­тырылган чираттагы Федераль Сабан туе милли җирлектә гран­диоз булып үтте. Россиянең 72 төбәгеннән килгән 500дән артык кунак өчен хуҗалар Йошкар-Ола  буенча экскурсия оештырды.

Аннары ипподромда ат чабыш­лары карадык. Биредәге төп бүләкне – Марий Эл хөкүмәте бул­дырган 1 млн сумлык сертификат­ны Татарстан җайдагы алды.

Кич белән шәһәрнең дәүләт опера һәм балет академия те­атрында Татарстан белән Ма­рий Эл Республикаларының сәнгать осталары артистлары чыгышларын тамаша кылдык, шунда дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән милләттәшләребез өчен чын күңелдән сөенеп утыр­дык. Ә татарларның саны әлеге милли республикада 29,5 мең дип исәпләнә.

Шуннан соң шәһәрнең матур, зур “Дуслык йорты”нда тантана­лы рәвештә хуҗалар кунаклар­ны кичке аш белән сыйлады.

Икенче көнне шул ук иппо­дромда инде чын Сабантуй, зур бәйрәм хисе хөкем сөрде. Ре­гионнардан килгән кунаклар­ны Татарстан белән Марий Эл рәисләре җылы сәламләп чык­каннан соң, татар җыр-моңы агы­ла башлады, ике келәмдә татар­ча көрәш башланды.

Бәйрәмне ачу тантанасын­да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов безнең Түбән Новгород автозаводында җитештерелгән автобус белән җирле татар автономиясен бүләкләде, ә аның төп батырга билгеләнгән Лада Гранта авто­мобилен җиңүчегә БТКның Баш­карма комитеты җитәкчесе Да­нис Шакиров тапшырды.

Безнең Нижгар делегация­сен җитәкләп барган өлкә та­тар автономиясе рәисе Мир- зәхләм Абдулганиевка олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм бер искәртмә дә ясап үтәсебез килә: киләсе шун­дый зур чараларга барганда үзебезнең чатыбызны булдырган очракта, оешканлыгыбыз күпкә яхшырак булыр иде.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*