tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды
“Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды

“Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасы Бишкек шәһәрендә. Биредә Кыргызстан Республикасы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды.

Очрашуда Кыргызстан Республикасының “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе президенты Гөлсинә Ульмаскулова, “Кыргызгражданстрой” төзелеш-җитештерү фирмасы генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Кыргызстан Республикасының “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсенең президиум әгъзасы Эсгер Агдеев. Кыргызстан Республикасының “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы, Бишкек шәһәренең СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге табибы Лерон Сайдашев, Россиянең Кыргызстандагы илчелеге киңәшчесе, “Росхезмәттәшлек” (Россотрудничество) федераль агентлыгының Бишкектагы вәкиллеге җитәкчесе Альберт Зульхарнеев чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде, Бөтендөнья татар конгрессы проектлары турында сөйләде, киләсе елда Ташкентта узачак Азия Сабан туе турында мәгълүмат бирде, Яшьләр форумында Кыргызстаннан татар яшьләренең актив катнашуын әйтте.

Биредә “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара Берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән Ешмухамедов Илмир Әхмәт улы, Кадыйров Бәхтияр Сабирҗан улы, Насыйров Рәфыйк Рәхимҗан улы, Сәйдәшев Лерон Шәйхи улы бүләкләнде.

Бохаров Равил Әсхәт улы, Исхакова Гүзәлия Әсхәт кызы, Моратова Галия Нәгыйм кызы, Нурдинова Әлфия Кәлимулла кызына исә “Бөтендөнья татар конгрессы”ның Рәхмәт хатлары, ә Агдеев Эсгер Гата улына истәлекле бүләк тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*