tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яшә, туган тел!»: милләтләр дуслыгы лагере 
«Яшә, туган тел!»: милләтләр дуслыгы лагере 

«Яшә, туган тел!»: милләтләр дуслыгы лагере 

Кочкурово районы «Орбита» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында «Яшә, туган тел!» җәйге төбәкара этномәдәни ял лагерендә Мәскәү, Оренбург, Пенза өлкәләреннән, Мордовия, Татарстан республикаларыннан төрле-төрле конкурсларда, предмет олимпиадаларында урыннар яулаган укучылар 28нче июньнән 11нче июльгә кадәр ял иттеләр.

Традиция буенча ул мокша, әрзә һәм татар телләре буенча олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук башка этномәдәни конкурсларда катнашучыларны җыя.

Ике атна дәвамында туган тел буенча олимпиадаларда җиңүче балалар актив ял иттеләр. Смена программасы белем бирү һәм күңел ачу чаралары белән тулы иде. Ябылу тантанасында Мордовия Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле (уполномоченная по правам ребенка в Республике Мордовия) Наталья Евгеньевна Юткина катнашты. Ул балаларны сменаның тәмамлануы белән котлады, аларның казанышларын билгеләп үтте һәм алга таба да уңышлар теләде. Шулай ук чарада Мордовия Мөселман яшьләре берлеге рәисе Динара Наиль кызы Шабаева «Рухи-мәдәни үзәк» һәм «Якташлар» исеменнән катнашучыларны котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Кунаклар арасында Мордовия мәгариф министрлыгы белгече Надежда Васильевна Салмова, Саранск мәгариф үзәге этномәдәни бүлек мөдире Мария Михайловна Вельмакина иделәр. Алар да бу чарага үз өлешләрен кертеп, актив ял итүчеләргә дипломнар тапшырдылар.

Мордовия республикасы мәгариф министрлыгы карамагында сәләтле балалар өчен ике дистәгә якын «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара ял лагере эшләү дәверендә лагерьне Мордовиянең атказанган укытычысы, М.П.Девятаев исемендәге «Высота» дигән Саранск шәһәре №15 мәктәп педагогы Марина Николаевна Миронова уңышлы җитәкли. Быел да балалар аның җитәкчелегендә рәхәтләнеп ял иттеләр.

Мондый сменалар балалар тормышында мөһим роль уйный, алар туган тел буенча белемнәрен тирәнәйтү генә түгел, ә актив ял итү, яңа дуслар табу һәм үзләрен зур, тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Тагы биредә уеннар, биюләр һәм җырлар аша балалар Мордовия халкының телен, мәдәниятен тирәнрәк аңлыйлар. Балалар белән эшләү лагерьда уңай атмосфера тудыру, кызыклы ял оештыру гына түгел, ә мөһим тормыш ориентирларын тапшыру, аларның җылы һәм шатлык-лы истәлекләренең бер өлеше булу мөмкинлеген бирә. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә көч кую – безнең киләчәгебезгә зур өлеш кертү дигән сүз, чөнки нәкъ менә шушы кызлар-егетләр иртәгәсе көн дөньясын төзиячәк.

Татар группасы белән уңышлы унбер ел Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Педагог13.ру” үзәге методисты Фазия Фәрит кызы Боярова эшли.  Балаларның ялы ничегрәк үтүе турындагы әңгәмәдә ул:

– Ике атна дәвамында балалар өчен Н.П.Огарев исемендәге университет педагоглары мастер-класслар, Степан Эрьзя исемен йөрткән музей, Ичалки педагогия колледжы хезмәткәрләре тарафыннан һәм СВОда катнашучылар – “Мирон” кушаматлы һәм тәмле ашалар белән сыйлаучы “Бабка” белән кызыклы очрашулар оештырылды. Ял итүче һәр бала аларга рус, мукшы, татар телендә язган хатларын, адресатларга җиткерсеннәр дип, матур теләр белән тапшырдылар. Тагы спидвей буенча Халыкара чемпионы Максим Захаров белән дә очрашу үтте. Ул балаларга бик күп спорт бүләкләре таапшырды.

Көн саен тел интенсивлары үткә-релде, анда балалар мордва (мокша, эрзя) һәм татар халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштылар. Татар теле интенсивының нәтиҗәсе булып 9 июльдә балалар өчен «Сабантуй» татар бәйрәме үтте. Бу бәйрәмдә күңелсезлеккә урын юк иде, һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыль тапты. Ә башка милләт катнашучыларына «Сабантуй» бәйрәме тарихы турында күбрәк белү кызыклы булды. Ярты көн дәвамында балалар төрле ярышларда катнаштылар: билбау көрәше, кул көрәше, капчыкларда йөгерү, мендәрләр белән көрәш. Бәйрәм ярышлары җыр-бию белән үрелеп барды. Ә безнең кызларыбыз көянтә белән тулы чиләк суны подиумда шикелле алып килделәр. Нәтиҗәдә «Сабантуй» батыры – Карабанов Салават, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 8 сыйныф укучысы; кул көрәшендә малайлар арасында шул ук мәктәп укучысы Зульфат Тимкаев, ә кызлар арасында – Анна Ацапкина; көянтә белән суны ташу буенча иң уңганы – Саранск шәһәре 39 мәктәп укучысы Мирослава Мысенко; капчык белән сугышта Саранск шәһәре 36 мәктәп укучысы Федотов Александр иде. Бәйрәмдә иң активлар – Лысова Ксюша, Назар Биккинин һәм башкалар иде.

Әлбәттә, «Яшә, туган тел!» милләтләр дуслыгы лагерендә иң кызыклы вакыйга – «Патша төне» булды: төне буе биергә һәм күңел ачарга мөмкинчелек тудырылды, чөнки иртәгә аерылышырга һәм яңа җәйне көтәргә туры киләчәк.

Алда әле балаларның тагын актив ялы бар. «Орбита»да сәләтле балалар өчен оештырылган этномәдәни лагерендә ял итүчеләр туган якларын, аның тарихын тирәнтен үзләштереп, өйләренә сәламәтлекләрен ныгытып, мәдәни баеп, күп кенә дуслар булдырып кайттылар. Яңа уку елына яңа көч белән белем югарылыкларын яуларга әзерләнәләр алар.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*