tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Байсарда яңа бәйрәм: Пиннек җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә!
Яңа Байсарда яңа бәйрәм: Пиннек җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә!

Яңа Байсарда яңа бәйрәм: Пиннек җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә!

16 июль көнне Яңа Байсар авыл клубы каршында «Пиннек- җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә» исемле Пиннек бәйрәме узды.

Авылдашлар, кайткан кунаклар төрле агачлардан, шифалы үләннәрдән бик күп төрле пиннекләр ясадылар. Катнашучылар арасында “Иң зур пиннек”, “Шифалы пиннек”, “Бәби пиннеге”, “Иң тиз пиннек бәйләүче”, “Иң матур пиннек” номинацияләре билгеләп үтелде. Шулай ук нарат, имән, кычыткан, карлыган, чия, тал, юкә, миләш пиннекләрен дә бәйләп күрсәттеләр безнең җырга-моңга оста кунакларыбыз.

Пиннекнең килеп чыгу тарихы, аның шифасы турында да бик күп мәгълүматлар алдык. Бәйрәмдә төрле кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде, җәйге каникулда ял итүче балалар китапханәдә үзләре эшләгән бизәнү әйберләре, Яңа Байсар авылына багышлап эшләнгән магнитиклар, статуэткаларын сатуга алып килделәр. Әби-бабаларыбыздан калган “Түгәрәк уеннар”ны уйнап, җырлап – биеп, чәй өстәле артында бәйрәмебез дәвам итте.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*