tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Сабантуй узачак
Сахалинда Сабантуй узачак

Сахалинда Сабантуй узачак

27нче июль көнне Көньяк Сахалин шәһәрендә Ю. А. Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял шәһәр паркында 14:00 сәгатьтә Сахалин Сабан туе узачак. Программада «Фронт өчен! Җиңү өчен!» патриотик мәйдан, күргәзмә, мастер-класслар, татар көрәше, Дамир Ситдиков истәлегенә мини футбол, милли ризыклар, Сабантуй бүләкләре. Татарстан Республика артистлары һәм әлеге өлкәнең җыр-бию коллективларыннан бәйрәм программасы көтелә.  Чарада Казан артистларыннан Эльвира Хамматова һәм Руслан Хәсанов катнашачак. Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*