tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланачак
Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланачак

Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланачак

Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы Сәрия Нәбиуллина оештыра.

Быелгы бәйрәм 3 августта кичке сәгать 5тә оештырыла. Ул “Исән кайтыгыз, солдатлар!” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышлана. Бәйрәм барышында егетләрнең әти-әниләре, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнәчәк.

-Кәрәкәстә уза торган авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да киләләр. Мәйданга урна куелачак. Җыелган акча маскировка челтәрләре үрүчеләргә бирелеп, алар аны нәрсәгә тотачагын хәл итәчәк. Егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, аларның әти-әниләренә сабырлык телим. Бәйрәмдә җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Нәркис Зиннәтуллин, Римма Никитина, Инзилә Сәлимова, Артур Салихов, Рөстәм Асадуллин, Илсур Нәбиуллин катнашачак, – ди Сәрия ханым Нәбиуллина.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*