tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истәлекле очрашу
Истәлекле очрашу

Истәлекле очрашу

Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң якты истәлекләргә бай вакыты. Шуңа классташлар һәм укытучылар белән очрашу һәрвакытта көтеп алынган ва­кыйга.

Быелгы җәйнең матур көннәренең берсендә Түбән Новгород өлкәсенең Суыксу мәктәбен моннан 40 ел элек тәмамлаган укучылар очрашу оеш­тырдылар, вакытсыз бакыйлыкка күчкән дүрт классташлары рухы­на нәфел корбан чалып, мәчеттә мәҗлес үткәрделәр. Аңа вафат булган классташларының туган­нарын, мине – башлангыч клас­сларда белем биргән укытучыны, 5-7 һәм 8-9 класс җитәкчеләре Гөлсем Котдусова белән Илсөяр Зарипованы, яраткан физкульту­ра укытучылары Нәим Азымов­ны чакырганнар иде.

Мулла Зиннәтулла хәзрәт Кәбиров һәм мәзин Сәяр Хәсәнов барыбызның да мәрхүмнәре рухына Коръән укып, дога кыл­дылар. Без дә хөрмәтләп ку­нак иткәннәре, кыйммәтле бү-ләкләр тапшырганнары өчен рәхмәт укып, Аллаһы Тәгаләдән үзләренә, гаиләләренә саулык һәм бәхет, малларына бәрәкәт сорап теләкләр теләдек.

Берничә сәгать буе сөйләшеп, мәктәп елларын искә төшереп, элекке укучыларыбызның тор­мышлары белән кызыксынып, вакыт үткәнне дә сизми калдык.

Мәҗлес барышын Рушан Ахся­нов фотога һәм видеога төшереп барды. Кичәне Илдус Зарипов үзе язган бик матур шигырь белән тәмамлады. Бу шигырьдә ул Суыксуның матур табигате, чишмә сулары, кырлары, саф һавасы күңеленә юаныч бирүен, Мәскәүдә яшәсә дә, сагынып еш кына авылга кайтуларын, клас­сташлары белән очрашу көтүен чагылдырган. Юмор форма­сында кайбер укытучыларның холыкларын күрсәтүе көлдереп кәефне күтәрде.

Яраткан “Туган як” газетабыз аша шушы мәҗлесне оештыру­ны кайгыртып, көчен-вакытын кызганмаган Надир Сәбитовка олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Мин дә Надирга Мәскәүдә яшәп тә телефон номерым­ны табып, кунакка чакыруы­на, җәй башыннан ук минем белән элемтәдә торуына, ә Нәим Айсинга мине килеп алып, мәҗлескә китерүенә чиксез рәхмәтләремне ирештерәм.

Укучылар укытучыларын узар­га тиеш, дип юкка гына әйт-мәгәннәр. Укучыларыбызның барысы да бу тормышта үз юл­ларын тапкан, сау-исән булсын­нар, гаиләләре белән бәхетле тормышларда яшәсеннәр.

Фәүзия ДӘҮЛӘТБАЕВА.

Кочко-Пожар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*