tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татшуган авылында танылган язучы, шагыйрь Данис Хәйруллин иҗатына багышланган «Туган якка мәдхия» дип аталучы әдәби марафон бара
Татшуган авылында танылган язучы, шагыйрь Данис Хәйруллин иҗатына багышланган «Туган якка мәдхия» дип аталучы әдәби марафон бара

Татшуган авылында танылган язучы, шагыйрь Данис Хәйруллин иҗатына багышланган «Туган якка мәдхия» дип аталучы әдәби марафон бара

Әлеге чара кысаларында авылда балалар өчен әдәби очрашулар үтте. Авыл халкы, мәктәп укучылары, ялга кайткан балалар да бу марафонда бик теләп катнашалар, шагыйрьнең шигырьләрен укып истәлекле видеоязмаларын бүләк итәләр.

Бәйге ветеран укытучы Шәйхулова Рузилә Мөдәрис кызы, башлангыч сыйныф укытучысы Гыймазетдинова Нурания Мөсәяф кызы, «Оста куллар» түгәрәге җитәкчесе Ахмадишина Гөлсинур Шамил кызы башлангычы белән оештырыла. Әлеге  чара кысаларында авылда балалар өчен әдәби очрашулар үтте. Авыл халкы, мәктәп укучылары,  ялга кайткан балалар да бу марафонда бик теләп катнашалар, шагыйрьнең шигырьләрен укып истәлекле видеоязмаларын  бүләк итәләр. Балаларны туган җиребезне  сөяргә һәм аның тарихын өйрәнергә, данлыклы шәхесләрен белергә, атамаларыбызга карату кызыксыну уятырга тырашабыз,  диделәр оештыручылар.

Шагыйрь Данис Талибулла улы Хәйруллин 1945 елның 7 октябрендә Татарстанның Азнакай районы Татшуган авылында дөньяга килә. 1953–1960 елларда туган авылы җидееллык мәктәбендә укып, 1964 елда шул ук районның Чалпы урта мәктәбен тәмамлый һәм Казанга килеп, химия-технология институтына укырга керә. Бер елдан Казан авыл хуҗалыгы институтына күчеп, аны 1969 елда авыл хуҗалыгы инженеры-механигы дигән диплом белән тәмамлый. 1969–1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннан соң берникадәр вакыт Азнакай районының «Марат» һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозларда баш инженер булып эшли. 1972 елның апрель аеннан 2015 елның октябрь аена кадәр КамАЗ төзелешендә хезмәт куя. Төзелешне механикалаштыру оешмаларында өлкән инженер, бүлек мөдире, директор урынбасары була. 1998 елдан ул – җаваплылыгы чикләнгән «Кран-сервиc» оешмасында директор урынбасары хезмәтендә.

Данис Хәйруллинның беренче шигырьләре матбугатта 1979 елдан күренә башлый.  1988 һәм 1991 елларда Татарстан китап нәшриятында шигъри китаплары басыла. Аның  «Хәтер», «Йөрәк тибеше», «Казлар ник көлә?», «Сагыш», «Кар исе» исемле китаплары халыкта киң таныла.

Данис Хәйруллин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның”Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дип аталган күкрәк билгесе иясе һәм Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты.

Данис Хәйруллинның күп кенә шигырьләренә Илгиз Закиров, Зөфәр Хәйретдинов, Альфред Якшембетов, Булат Җиһаншин кебек талантлы музыкантлар көй язган.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*