tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без бергә!» Бөтенроссия яшьләр милли коллективлары иҗаты марафоны үтте
«Без бергә!» Бөтенроссия яшьләр милли коллективлары иҗаты марафоны үтте

«Без бергә!» Бөтенроссия яшьләр милли коллективлары иҗаты марафоны үтте

23 августта, Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә «Без бергә!» Бөтенроссия яшьләр милли коллективлары иҗаты марафоны Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган Россия халыкларының бердәмлеге һәм килешүе платформасы буларак үтте.

Чараның тантаналы ачылышы алдыннан Мордовия Главасы Артём Здунов Совет мәйданында ачылган экспозицияләрне карады. Саранск шәһәре администрациясе бинасы фасады буйлап Мордовия Республикасының «Иң матур авыл» традицион көнкүреш, кәсеп һәм һөнәрчелек урыннары тәкъдим ителде. Шәһәр халкы һәм фестиваль кунаклары арасында «Иҗади авыллар» мәйданчыгы зур популярлык казанды. Анда республиканың берничә торак пункты тәкъдим ителде: Краснослободск районының Теньгушево, Иске Синдрово, Кочкурово районының Подлесная Тавла, Ләмберә районының Аксеново, Рузаевка районының Левжа. Бу мәйданчыкта кунаклар Мордовия гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Биредә татарларыбыз күпләп яшәгән Ләмберә районының Аксён авылы күргәзмәсе матур һәм эчтәлекле иттереп оештырылган иде. Мордовия Республикасы халыклары көнкүрешенең интерактив музей экспозицияләре гармунчыларның, ансамбльләрнең, такмакчыларның иҗади баттллары, милли кием дефилесе белән үрелеп барды. Халыкны сокландырырлык иттереп үзләренең репертуарын Ләмберә районы Кривозерье мәдәният сарае «Хыял» ансамбле, Наилә Шәйхатдәр кызы Манеева җитәкчелегендә, тәгъдим итте. Бигърәк дәртле такмаклары халыкка тынгы бирмәде – биеп алучылар да булды.  Шулай ук Ләмберәнең «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге хезмәткәрләре югары зәвык белән милли мәдәният мирасын халыкка җиткерделәр. Барлык чараларда актив булдылар.

«Без бергә!» Саранск шәһәрендә гөрләп үтте. Рузаевка районы иҗат делегациясе составы арасында Татар Пешләсе мәдәният йорты «Матур кызлар» вокаль ансамбле, Наталья Анатольевна Чалдаева җитәкчелегендә катнашып, тамашачыларга туган татар телендә җыр бүләк иттеләр.

Республика йорты янындагы мәйданда «Креатив индустрияләр» мәй-данчыгы эшләде. «ТЕВ» («ЭШ») Россия Федерациясе субъектлары осталары катнашында төбәкара күргәзмә – «Милли традицияләр» эшләнмәләре күргәзмә-сату, мастер-класслар да үтте. Анда Мордовия Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре осталарының, дизайнерларының һәм модельерларының авторлык бизәнү әйберләре, аксессуарлары һәм кием-нәре күргәзмәсен күрергә мөмкин булды. Шул исәптән Мордовиябез һәм башка регионнарда билгеле булган эшмәкәр Айдар Фаиль улы Шафиев сабын ясау белән шогыльләнә һәм «Без бергә!» марафоны кысаларында оештырылган күргәзмәсендә үзенең продукциясен тәгъдим итте. Рәхәтләнеп төрле милләт вәкиле хәләл экосабыннарны сатып алдылар. Үз белеме, тырышлыгы, көче белән булдырган барлык экологик продукциясе «Хәләл» сертификаты таләпләренә җавап бирә. Әмма җитештерүче яңа технологияләрне сынап карый һәм производствосына кертә; продукның сыйфатын даими үстерә. Аңа матур эшләрендә уңышлар телибез: татарларыбыз булдыра. Әйтеп китәргә кирәк, элек-электән Мордовиянең көнбатыш район татарлары сабын пешерү белән мавыккан, хәтта Пенза сабын заводы белән элемтәдә булганнар.

«Без бергә!» марафоны кысаларында 1941-1945 еллардагы хәрби һәм хезмәт батырлыгы мемориаль музее янындагы Җиңү мәйданында Мордовиянең патриотик проекты: иң зур маскировка челтәре үрү, яңа кушылган территорияләр өчен гуманитар ярдәм күрсәтү һәм китаплар җыю, СВО сугышчыларына хатлар, волонтерлык проектлары, «Блиндаж» фотозонасы тематик мастер-класслар эшләде. Тагы А.С.Пушкин исемендәге милли китапханә янында Мордовия Республикасы китап нәшриятлары продукциясе күргәзмә-презентациясе иде, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, С.Д.Эрьзи исемендәге Мордовия сынлы сәнгать музее янындагы мәйданда «Хыял ясыйбыз» дигән яшь рәссамнарның һәм «Театраль атмосфера» рәсем ясарга яратучыларның иң массакүләм пленэрын күреп булды. Мордовия Республикасының әйдәп баручы театрлары актерларының яшьләр өчен спектакльләре һәм перформанслары «Театр – яшь һәм креатив»: театр сәнгатен яратучылар өчен актерлардан мастер-класслар үтте. Мордовия Республикасы яшь рәссамнары һәм рәссамнар Берлеге әсәрләре күргәзмәсе эчтәлекле иттереп оештырылган иде.

Наилә НАСЫРОВА

Источник: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*