tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Сәйфуллин: “Герой булып тумыйлар, геройга әйләнәләр”
Рөстәм Сәйфуллин: “Герой булып тумыйлар, геройга әйләнәләр”

Рөстәм Сәйфуллин: “Герой булып тумыйлар, геройга әйләнәләр”

Бүген, 28 августта, Россия Федерациясе Герое Рөстәм Сәйфуллинның Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары белән очрашуы узды.

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыпов, ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Хисамиев, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Килүгә Рөстәм Сәйфуллинны көчле алкышлар белән каршы алдылар, бу исә җыелганнарның геройның батырлыкларына югары дәрәҗәдә хөрмәт булуын ассызыклады. Очрашу барышында Рөстәм Сәйфуллин үзенең хәрби юлы белән уртаклашты. Аның батырлык һәм патриотлык белән тулы тарихы катнашучылар арасында кызыксыну уятты.

“Герой булып тумыйлар, геройга әйләнәләр. Һәм сезнең һәрберегезнең җәмгыятькә үз өлешен кертү мөмкинлеге бар“, – дип билгеләде очрашу герое.

Алга таба Рөстәм Сәйфуллин сорауларга җавап бирде, үз фикерләре һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ә чара азагында автограф-сессия булды, анда теләгән һәркем Рөстәм Сәйфуллинның шәхси имзасын ала алды, бу яшьләр өчен чын бүләк булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*