tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Раифлар җыелган җирдә
Раифлар җыелган җирдә

Раифлар җыелган җирдә

Иж-Бубыйдагы Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган йортына шушы авылда гомер кичерүче Раиф исемле ир-егетләр җыелды. Хәзерге вакытта Иж-Бубыйда алты Раиф яши. Җиденчесе – Казан кунагы, Тәбәрледә туып үскән күренекле якташыбыз, тарихчы, бик күп китаплар авторы Раиф Мәрданов.

–    Адашларны җыю теләге күңелдә әллә кайчан бар иде. Аны хөрмәтле дустыбыз Раиф Мәрданов туган якка кайткач оештыру тагын да күңеллерәк булды, – диде Иж-Бубый авыл тарихы музее җитәкчесе Раиф Гәрәев.

Гомумән алганда, Иж-Бубыйда төрле елларда 20ләп Раиф исемле кеше яшәгән. Алар арасында мәктәптә узган чыгарылыш кичәсеннән соң фронтка китеп, зур батырлыклар күрсәткән, 1945 елда Львов шәһәрендә һәлак булган Раиф Аппаков та бар. Ул – Раиф Гәрәевның туганы. Аңа исемне дә батыр абыйсы хөрмәтенә кушканнар.

Ни өчен Раиф исеме нәкъ менә бу авылда аеруча популяр соң?

–    Раиф дигән исем госманлы төрекләрендә XIX гасыр ахыры XX йөз башында популяр булган. Ул заманнардагы китапларда да, аларны төзүчеләр арасында да Раиф исемнәре еш очрый, – дип сөйли Раиф Мәрданов. – Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгаллимнәре үзләре дә Төркиядә белем алганнар, XX йөз башында мәдрәсәдә белем биргәндә төрек дәреслекләрен кулланганнар. Нәкъ менә Төркия белән аралашу көчле булган заманда Раиф исеме популярлашкандыр дип уйлыйм.

Раиф исеменең мәгънәсенә дә күз салыйк. Аллаһы Тәгаләнең мактаулы исемнәренең берсе – Әр-Рәүф. Раиф – шуның аваздаш варианты. Исемгә килгәндә ул мәрхәмәтлелек, кызганучан дигәнне аңлата.

Очрашуга килгән Раифлар белән танышыйк. Алар арасында иң өлкәне – Раиф Гәрәев. Ул гомерен педагогикага багышлаган, 25 ел Иж-Бубый мәктәбе белән җитәкчелек иткән. Хәзерге вакытта Иж-Бубый авыл тарихы музее мөдире.

Раиф Касыймов 30 ел ведомство сак хезмәтендә эшли. Соңгы вакытта авылда мулла вазифасын башкара. Казанның Меңьеллык мәдрәсәсендә белем ала.

Раиф Тукаев исә гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән, тимергә җан өрә, диләр адашлары аның турында.

Раиф Хәмидуллин да – авылның алтын куллы остасы. Тракторга кадәр ясаган ул! Күп еллар шофер, механизатор булып эшләгән.

Раиф Әминов – отставкадагы хәрби офицер. Туган авылына кайткач күп еллар мәктәптә эшләгән әнисе Зәкия юлыннан китеп укытучы булган. Хәзер лаеклы ялда, мәзин вазифасын башкара.

Иж-Бубыйдагы Раифлар арасында иң яше – Раиф Ваһапов. Ул – авыл җирлеге башлыгы.

–    Без барыбыз да – Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның элеккеге йорты мәктәп вазифасын үтәгәндә шунда белем алган егетләр. Быел Иж-Бубый мәктәбенең урта мәктәп статусы алганына – 85 ел. Аның беренче чыгарылышы 1939 елда булган. Бергә җыелуның бер сәбәбе дә шул, – диде Раиф ага Гәрәев.

Иж-Бубый мәктәбенең беренче чыгарылыш укучылары арасында Раиф Мәрдановның әнисе Рәшидә Вәлиева да бар. Аларның нәкъ шул елда сыйныф белән төшкән фотолары гаилә архивында саклана. Рәшидә апа, Казан педагогика институтын тәмамлап, гомере буе Тәбәрледә башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән.

–    Чынлап та, без бүген үзебезне нәкъ мәктәп елларына кайткан кебек хис иттек. Ул мәктәп урынында яңа бина булса да, территориясе, андагы иске биналар әле шул чорны хәтерләтә. Без Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган йортына кереп бүлмәләр буйлап йөрдек, үзебезнең кабинетларны, утырган урыннарыбызны күзалладык, хатирәләр яңарттык, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбызны искә алдык, – диделәр Раифлар.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*