tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директорын юбилее белән котлады
Васил Шәйхразыев Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директорын юбилее белән котлады

Васил Шәйхразыев Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директорын юбилее белән котлады

Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры, “Ал мәчет” имам-хатыйбы Ильяс Исхак улы Җиһаншин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шул уңайдан бүген мәдрәсәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев килде.

Ул Ильяс Җиһаншинны туган көне белән котлады һәм мәдрәсә шәкертләре белән очрашты. Шулай ук мәдрәсә җирлеге белән танышты.

  • Ильяс Исхак улы Җиһаншин “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен 1996 елдан бирле җитәкли.

Мәдрәсә авыл мәхәлләләре өчен имамнар әзерли. Ильяс хәзрәтнең төп казанышы – Коръән һәм хәдис белгечләрен генә әзерләп калмыйча, шәкертләрне башка бик күп һөнәрләргә дә өйрәтү. Аларны биредә балта остасы булырга, авыл хуҗалыгын алып барырга, интернет технологияләреннән актив файдаланырга өйрәтәләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәдрәсәне тәмамлаганнан соң умартачылык дипломы ала.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләрнең югары дөньяви белем алуларын бик хуплый. Мәдрәсәне бетергәч, имам булып китмәгән чыгарылыш укучылары программист, укытучы, бизнесмен һ.б. булып эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*