tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Авылым тавышлары» Ләмберәдә үтте 
«Авылым тавышлары» Ләмберәдә үтте 

«Авылым тавышлары» Ләмберәдә үтте 

21 сентябрь көнне Ләмберә авылының «Алмаз» мәдәният сараенда «Авылым тавышлары» төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсы узды. Гаилә елына багышланган быелгы чарада Мордовия һәм Татарстаннан гына түгел, Пенза, Саратов өлкәләреннән, Башкортостан Республикасы (барлыгы 40 якын гариза бирелгән) башкаручылары катнашты.

Фестивальнең төп максаты – татар халкының фольклорына һәм милли җыр традицияләренә нигезләнгән татар җырларын популярлаштыру. Быел ул РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән «Гаилә елы» эгидасы астында узды.

«Авылым тавышлары»ның тантаналы ачышында катнашучыларны һәм тамашачыларны Мордовия Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгы исеменнән министр урынбасары Альберт Сявкаев, Ләмберә районы башлыгы Юрий Голов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин Җыр бәйрәме белән котладылар.

Һәр елдагыча фестиваль-конкурсның төп иганәчесе – Ләмберә районы «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Фетхуллов. Рафик Айяс улы конкурс лауреатларының һәрберсенә шәхси бүләкләр дә тапшырды.

Гала-концерт программасында заманча һәм борынгы татар җырлары, биюләр, эстрада җырлары да бар иде. Фестивальдә катнашучылар арасында төрле яшьтәге башкаручы җыр коллективлары чыгыш ясады, үзләре генә дә бик матур җырладылар, биеделәр. Чара залында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, кадерле туганнары һәм якыннары да булды. Аларга көч һәм сабырлык теләп барыбыз да сезнең улларыгыз, ирләрегез һәм әтиләрегез бе-лән горурланабыз, алар инде безнең һәр-беребез өчен чын геройлар булды, дигән сүзләрне чараны алып баручылар яңгыратты. Мәхәббәтегез, гаилә-гезнең көче аларны сугыш кырларында сакласын һәм һәрберсе өйләренә җиңү белән кайтсын, дигән теләкләрне дә ишеттерделәр.

Ярыш булгач, ярышалар инде. Берсен-нән-берсе матур җыр-лар,берсеннән-берсе матур тавышлар ишеттек бу конкурс барышында. Күңелләрне тибрәндерерлек, юандырырлык иттереп җырладылар. Ярыш каты булды. Конкурс нәтиҗәләре өстендә компетентлы, профессиональ жюри эшләде, әмма җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр. Нәти-җәләр түбәндә.

«Авылым тавышлары» төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсының «Иң яшь катнашучы» махсус номинациясе дипломы белән Саранск шәһәре «СарГрад» мәдәни үсеш үзәге вәкиле Ләйсән Гусева «Бүләккә» җыры өчен бүләкләнде. Ә «Эстрада вокалы» номинациясендә шул ук мәдәни үсеш Үзәге вәкиле, 12 – 18 яшь категориясе солистлары арасында II дәрәҗә лауреат дипломын Сабрина Алькаева «Дусларыма» җыры өчен алды. Шул ук номинациядә II дәрәҗә лауреат дипломы белән Мордовия Республикасының Ләмберә авылыннан Ләйсән Нарбековага «Әнием» җыры өчен бирелде.

«Халык вокалы» номинациясендә 12 – 18 яшьлек солистлар арасында I дәрәҗә лауреат дипломы белән «Мәтрүшкәләр» җыры өчен Мордовиянең Ләмберәсеннән Диляра Сюбаева бүләк-ләнде.

«Эстрада вокалы» номинациясендә 19 – 35 яшь категориясе солистлары арасында III дәрәҗә лауреат дипломы белән Ләмберә районы Пензятка авылыннан Ратмир Салякаев («Мин авыл баласы» җыры) бүләкләнде. Шул ук номинациядә, шул ук район үзәге вәкиле «Йөрәгем түрендә» җыры өчен II дәрәҗә лауреат дипломын Динар Латышов алды. Ә I дәрәҗә лауреат дипломы белән «Юллар сызам» җыры өчен Рузаевка районы Татар Пешләсеннән Люция Пьянзина бүләкләнде.

«Эстрада вокалы» номинациясендә, 36-55 яшьлек солистлар арасында II дәрәҗә лауреат дипломы белән «Уйнат әле, уйнат гармунынны» җыры белән Татарстан Республикасы Чүпрәле районыннан Зульфия Калимуллина, шул ук номинациядә Татарстанның Буа районы вәкиле Ленар Салихов «Туган ягым» җыры өчен I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

«Халык вокалы» но-минациясендә Мор-довиянең Ләмберә районы солисты Каюм Апарин, 56 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында III дәрәҗә лауреат дипломы ала. Ә республикабызның Атюрьево районыннан Алия Сюняева I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шул ук яшьлекләр арасында «Эстрада вокалы» номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломы белән «Сөям җаным» җыры өчен Мордовиянең Торбеево районы Сыркыды авылыннан Найлә Янакаева, ә «Гомер чишмәм» җыры өчен II дәрәҗә лауреат дипломы белән регионыбызның Кадошкино районы Латышовка авылыннан Рушания Донская бүләкләнделәр.

«Эх, алмагачлары» җыры өчен 12-18 яшь солистлар арасында «Халык вокалы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән «Юниорлар» ансамбле бүләкләнә («СарГрад» мәдәни үсеш үзәге, Саранск шәһәре).

«Эстрада вокалы» номинациясендә (ансамбльләр, 19 – 35 яшь категориясе) II дәрәҗә лауреат дипломы белән Рузаевка районы Татар Пешлә авылының «Матур кызлар» вокаль ансамбле «Без бер-беребезне яратабыз» җыры өчен алды.

Мордовия Республикасы Ләмберә районы «Умырзая» халык җыр һәм бию ансамбленең вокал төркеме I дәрәҗә лауреат дипломы белән «Бәхеттә» өчен бүләкләнде.

«Эстрада вокалы» номинациясендә 12-18 яшь категориясе ансамбльләре арасында I дәрәҗә лауреат дипломы белән «СарГрад» мәдәни үсеш үзәге «Реал кидс» ансамбле бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Буа районы «Сөембикә» татар фольклор ансамбле, «Халык вокалы» номинациясендә (ансамбльләр, 36-55 яшь категориясе), I дәрәҗә лауреат дипломы белән «Думбра» җыры өчен алдылар.

«Эстрада вокалы» номинациясендә (ансамбльләр, 36-55 яшь категориясе) I дәрәҗә лауреат дипломы белән Ләмберә районы «Энҗе» дуэты «Җомга» өчен бүләкләнде.

«Халык вокалы» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән Ләмберә районы Кривозерье авылы «Хыял» вокаль ансамбле («Бәллүр чишмә» җыры), ә I дәрәҗә лауреат дипломы белән Кадошкино районы Латышовканың «Изге нур» фольклор ансамбле («Бәхетле мин диеп йөрер идем» җыры) бүләкләнделәр.

«Бас, кызым, Әпипә» композициясе өчен, «Эстрада вокалы» номинациясендә, II дәрәҗә лауреат дипломы белән Ромоданово районы Алтар авылы «Чишмә» фольклор ансамбле һәм «Йолдызлар» бию коллективы бүләкләнде.

«Авылым тавышлары» XV Төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсының Гран-приен Татарстанның Чүпрәле районы җырчысы Рустам Низамовка тапшырылды.

Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. «Җырсыз кеше – канатсыз кош», – ди халык. Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр. Сак-лыйк шул мирасны, киләчәк буынга тапшырыйк.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*