tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Тубылда өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Тубылда өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Тубыл районы Санникау авыл клубы артистлары, авыл поселениесенә кергән Пушнаш, Малсово, Өстамак авылларында “Өлкәннәр көне”нә багышланган чаралар узды. Өлкән яшьтәге авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Санникау авыл поселениесе башлыгы Елена Бесчастных, ветераннар советыннан Ибатулла Мәмәтов бәйрәм чарасына бара алмаган, хезмәт һәм тыл ветераннарын өйләренә барып котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Санникау авыл клубы артистларын, “Бәйрәм”, “Мелодия” ансамбльләренең чыгышлары, оештыручыларның ихлас котлауларын өлкән буын вәкилләре җылы кабул иттеләр. Якташларын бәйрәм белән Зоя Зольникова, Булат Урамаев котладылар, җырлар, шигырьләр яңгырады. Авыл клубы җитәкчесе Наталья Аширова уеннар оештырды. Катнашучыларга Булат Урамаев призлар тапшырды. Авылның фельдшер-акушерлык пункты янындагы мәйданчыкта узган чара өлкән яшьтәге авыл халкын яшьлек елларына алып кайтты. Авылдашлар игьтибарына татар җырлары, җылы теләкләр яңгырады, милли көйләрне авыл халкы җылы каршы алып, алкышлар белән озаттылар. Төштән соң күрше Өстамак авылында күңелле чара оешкан төстә, матур дәвам итте. Бу авылда Гөлфара Моратова һәм Фәйзулланың йорт алдында узган бәйрәм чарасындагы очрашулар, концерт программасы яхшы кәеф, дәрт өстәп, матур оешкан төстә узды. Өлкән буын вәкилләренең күңелләрен күреп җырлар башкардылар, викторина оештырдылар. Катнашучылар кызысынып сорауларга җавап бирделәр. Милли ризыклар тулы табын артында чәйләр эчеп, аралашып вакытларын күңелле үткәрделәр. Санникау мәктәбенең 5 класс укучылары шигырьләр сөйләделәр, 10-11 сыйныф укучылары җырлар башкардылар.

Күп еллар туган авылларында колхозда, фермаларда эшләп лаеклы ялга чыккан 80 яшьләрен узган, 90 га якынлашып килгән Гөлминәвир әби Рузеева, Рида әби Рузеева, Анчинан әби Мәхмутова, Хәсәнә әби Әширбакиева, Люция әби Бакиева һ.б хезмәт һәм тыл ветераннары рәхмәтләр әйтеп бәйрәм белән котлаучыларга теләкләрен юлладылар.

Бу игелекле чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән, игелекле чарларада еш катнашкан Юлия Ниязовага, Нәгыймә Ашировага, Татьяна Шиховага, Елена Астафьевага, Фәрит Бакиевка, Александр Лепехинга эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Фәүсия Мәмәтова.

(Римма Умитбаева тәрҗемәсе)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*