tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум эзләре буйлап…
Форум эзләре буйлап…

Форум эзләре буйлап…

Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы оештырылды. Утырышның беренче көн тәртибендә туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улының Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе профессор Альберт Борханов тарафыннан оештырылган X Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы – 2024 тә катнашуы һәм туган якны өйрәнүчеләр клубы әгъзалары каршындагы чыгышы торды.

“Идел-Җаек(Урал)- Каспий буе тарихи –мәдәни зонасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” Уза Тамагы авылы(Пенза өлкәсе), Сарытау, Волгоград, Әстерхан, Атырау, “Сарачык” музей тыюлыгы, Җаек (Уральск), Самара шәһәрләре маршруты буенча оештырылган әлеге форумда якташыбыз Илдар Фатхулла улы түбәндәге докладлар белән чыгыш ясый:

– Саратовта булган форумда “Өтернәс шәһәрлеге һәм Саба районының юкка чыккан торак пунктлары”;

– Астраханьда “Крестьян йорты” шәхси музее төзү тәҗрибәсеннән”;

– Казахстан Атырау Дәүләт Университетында “Саба фабриканты Аблаковлар – нәсел дәвамчылары Казахстанда”.

Әлеге форум, аның маршрутлары утырышта катнашучыларда зур кызыксыну, сораулар тудырды, кызу әңгәмә оешты. Шулай ук, әлеге форумда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар һәм ул төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез турында сөйләнелде. Утырышта катнашучылар Татарстанның атказаганган фән эшлеклесе Альберт Борхановның халкыбыз тарихын өйрәнүдәге хезмәтләрен югары бәяләделәр.

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре

Билалова Илсөя Нургали кызы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*