tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Мәүлид Ән-нәби бәйрәме үткәрелде
Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Мәүлид Ән-нәби бәйрәме үткәрелде

Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Мәүлид Ән-нәби бәйрәме үткәрелде

Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә, гадәткә кергәнчә, Рабигуль-Әүвәл ае хөрмәтенә Мәүлид Ән-нәби бәйрәме үткәрелде.

Беренче итеп бәйрәм чараларын нурлы йөзле апаларыбыз башлап җибәрделәр. Җыелган халыкка матур мәкам белән салаватлар һәм мәүлид касыйдәсен Оркыя апа Галимуллина һәм Гөлсем апа Хөббәтова көйләп укыдылар, матур теләкләр теләп, догалар кылдылар. Аннары алар барысы да мәдрәсә бинасында корбан мәҗлесендә катнаштылар.

Өйлә намазын укыгач, бәйрәм чаралары дәвам итте. Самара шәһәре тарихи мәсҗиде имамы Наил хәзрәт Биктаев җыелган халыкка вәгазь сөйләде һәм аятьләр, салаватлар әйткәч, авылыбыз өлкәннәре — Таһир абый Рәхимов, икенче мәсҗид имамы Резван абый Яруллин, шулай ук мөәзинебез Наил абый Галимуллин төрки касыйдә укыдылар. Алардан соң Похвистнево шәһәре имамы Наил хәзрәт Курмаев багышлау догаларын укып, бергәләп мәдрәсәдә корбан мәҗлесендә катнаштылар.

Бәйрәмне дәвам итеп, мәдрәсәдә укучы балалар да бик матур итеп чарада катнаштылар.  Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, тарихы, динебез турында мәгълүмат биргәч, аларга Ислам дине, расүлебезнең тормыш юлы һәм Мәүлид бәйрәме турында буклетлар таратылды. Мәдәният йорты мөдире Айгөл ханым Галиуллина килгән барлык балалар белән төрле уеннар оештырып, мәсҗид исеменнән аларга төрле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында балалар да мәдрәсә бинасында корбан мәҗлесендә катнаштылар.

Бу чараларны үткәрү өчен матди ярдәм күрсәтүчеләргә, хөрмәтле авылдашларга олы рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Дөньялар тыныч, имин булып, киләсе елларда да шундый чаралар үткәрергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*