Бүген, 8 октябрь көнне, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы эш сәфәре белән Әлмәт шәһәренә килде.
Биредә 15-16 октябрь көннәрендә узачак күчмә утырышка әзерлек уңаеннан очрашу булды.
Әлеге утырышта Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, Әлмәт муниципаль районы Советының Аппараты җитәкчесе Әфләтунова Роза Егор кызы, “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы җитәкчесе Шәйхетдинова Флюра Абылмагдан кызы, Әлмәт районы “Ак калфак” җитәкчесе Җиһаншина Сиринә Мәкъсүт кызы, шулай ук “Альметьевский вестник – Әлмәт хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Зарипова Ландыш Нәгимулла кызы катнашты.
Очрашу барышында 15-16 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Әлмәт районында узачак күчмә утырышның программасы билгеләнде.
Моннан тыш күчмә утырыш кысаларында Әлмәт районының Габдрахман авылына сәфәр кылынды. Биредә әлеге утырышта катнашучылар Габдрахман авылы мәктәбенең директоры Миннахметова Әлфира Әкрәм кызы белән аралашты һәм мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук алар мәдәният сараенда да булдылар. 15-16 октябрь көннәрендә күчмә утырыш узачак мәйданнарны карап, тәкъдимнәрен керттеләр.