Түбән Новгород өлкәсенең Сергач үзәк мәдәният йортында “Укытучылар көне” уңаеннан узган тантанада округ педагогларын өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Паков, җирле үзидарә башлыгы Олег Радаев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Курасова ихластан котлады һәм алдынгыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды.
Шул хөрмәтле сафта, гадәттәгечә, татар укытучылары да бар иде (фотода). Лопатин мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Османова (Печә) өлкә мәгариф министрлыгы Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.
Шулай ук бәйрәм кысаларында “Халык укытучысы-2024” муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Конкурста өч татар педагогы – рус Пожары, Камка һәм Лопатин мәктәпләре укытучылары Альбина Әндәрҗанова (Кочко-Пожар), Гөлнур Җиһаншина (Грибан) һәм Зифа Хәсәнова (Печә) катнашты.
Истәлекле бүләк белән яшь белгеч, хезмәт юлын шәһәрнең беренче номерлы мәктәбендә башлаган Алсу Айсина (Кочко-Пожар) билгеләнеп үтелде.
Илнар САДЕКОВ
фотосы һәм тексты.
“Туган як” газетасы