tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы башланды
Әлмәт районында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы башланды

Әлмәт районында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы башланды

Бүген, 15 октябрь, Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессы региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Хатын-кыз – тормыш чишмәсе» исеме астында күчмә утырышы башланды. Чарада Татарстан Республикасының 21 районнарыннан, Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән, 1 чит илдән 100 хатын-кыз катнаша.

Утырышның максаты булып Әлмәт муниципаль җирлегенең татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген, үз җирлекләреннән чыккан шәхесләргә карата игътибарлы, хөрмәтле булуларын уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерү тора.

Беренче көн Әлмәт шәһәренең Р. Фәхреддин исемендәге гимназия эшчәнлеге белән
танышудан башланып китте. Биредә делегатларны Гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина каршы алды.

Шулай ук бүген программа кысаларында «Татнефть» Хәйрия фондының «Риза
Казый мирасы» мәдәни мәгърифәт проекты кысаларында «Ризаэддин Фәхреддин.
Мәшһүр хатыннар» китабы буенча укучылар конференциясендә катнашу һәм пленар утырыш каралган. Кичке якта «Каләмем яз төсле карада» АРТ–проекты спектаклен карау һәм Венера Тахауованың авторлык проекты кысаларында заманча һәм зәвыклы кием үрнәкләренә дефилесын карау планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*