tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гасыр яшьтәше
Гасыр яшьтәше

Гасыр яшьтәше

Чынлы районы Кәшә авылында гомер кичерүче Фәхриҗиан Мулюковага 100 яшь тулды.

Фәхриҗиан Шәкүр кызы күп балалы крестьян гаиләсендә 12 нче сабый булып дөньяга килә. Үсеп буй җиткәч, Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган авылдашы Мәсхүт Әптрәшит улына кияүгә чыга. Алар икесе дә “Волга” колхозында тырышып, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Дус-тату, күпләргә үрнәк булырлык яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Фәхриҗиан Шәкүр кызы бүген күп санлы бала-оныклары, оныкчыкларының җан җылысын, хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык көннәре кичерә.

Гасыр яшьтәше булган Фәхриҗиан Мулюкова – язмыш сынауларына бирешмичә, гел алга атлау, тормышны, хезмәтне һәм кешеләрне ярату үрнәге ул. Тыл хезмәтчәне бүген “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем йөртә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*