tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айрат Маннанов: “Без барлык милли-мәдәни автономияләр белән тыгыз элемтәдә торабыз”
Айрат Маннанов: “Без барлык милли-мәдәни автономияләр белән тыгыз элемтәдә торабыз”

Айрат Маннанов: “Без барлык милли-мәдәни автономияләр белән тыгыз элемтәдә торабыз”

“Ленинград өлкәсе төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе” рәисе Айрат Маннанов XVII “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумында өченче тапкыр катнаша.

– Монда, беренче чиратта, җәмәгать эшләре буенча элеккеге дусларыбыз белән күрешү өчен килдек. Биредә күпләр белән мин таныш инде. Төрле чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрү буенча яңа алымнарга өйрәнү максатыннан, әлегә форумга килдем, – дип сөйләде ул.

Шулай ук Айрат Маннанов “Ленинград өлкәсе төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе” турында сөйләде:

– Безнең оешма күптән түгел генә – 2024 елның гыйнварында теркәлде. Без барлык милли-мәдәни автономияләр һәм структурлар белән тыгыз эшлибез. Шушы вакыт эчендә беренче Ленинград Сабантуен үткәрдек. Анда 5 мең кеше җыелган иде. Шулай ук “Җыен” дип аталган зур чара да уздырдык. 2024 елның 4 ноябрендә “Татар мәдәният үзәге”н ачтык. Анда “Татарча диктант 2024” акциясе үтте, – дип “Ленинград өлкәсе төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе”нең эшчәнлеге белән таныштырды Айрат Маннанов.

Форум программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасы сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә экскурсияләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать объектларына экскурсия бизнес үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*