Бүген, 17 ноябрьдә, Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Менделеевск муниципаль районы башлыгы, ТР Менделеевск муниципаль районы Советы Рәисе Радмир Илдар улы Беляев, «Аммоний» акционерлык җәмгыятенең директоры Дмитрий Александрович Чукомин, шулай ук пленар утырыш модераторы, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Ленар Раил улы Әхмәтов катнашты.
Васил Шәйхразыев пленар утырышта катнашучыларны сәламләде һәм оештыручыларга Менделеевск районында делегатларны кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Милли Шура рәисе Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында узган чаралар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук Васил Шәйхразыев Менделеевск районында көчле команда эшләвен билгеләп үтте. Ул Радмир Илдар улына һәм аның командасына чараларны оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә район үсешендә уңышлар теләде.
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев шулай ук форумда катнашучыларны сәламләде. Ул районның эшчәнлеге турында сөйләде, Менделеевск районының инфраструктурасы, казанышлары, сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
«Аммоний» акционерлык җәмгыятенең директоры Дмитрий Александрович үз чыгышында оешманың эшчәнлеге, тарихы һәм казанышлары турында сөйләде.
Пленар утырыш ахырында Менделеевск районы башлыгы Радмир Илдар улы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевка шәһәргә күрсәткән игътибары һәм предприятиеләрнең алдынгы тәҗрибәсе белән танышу өчен мәйданчык итеп сайлавына рәхмәт белдерде.