tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсе шәлчеләре осталык серләрен яшьләргә тапшыра
Балык Бистәсе шәлчеләре осталык серләрен яшьләргә тапшыра

Балык Бистәсе шәлчеләре осталык серләрен яшьләргә тапшыра

Балык бистәсендә гомер-гомергә тырыш халык яшәде һәм яши бирә. Үзләре тапкан маллары, гасырлар буе дәвам иткән хәләл кәсепләре бар аларның. Һөнәрчелек, кәсебкә килгәндә, шәл бәйләүне әйтеп узмыйча булмый.

Бу юнәлештә Күгәрчен авылы осталары билгеле. Шәл бәйләү осталыгы нәкъ менә әлеге авылда башлангыч алган. Үткән гасыр башында Чистай шәһәреннән авылга укытучы булып килгән Зәйтүнә апа Шәрәфиева бәйли башлаган шәлләрне. Күгәрчен авылының хатын-кызларына да өйрәткән ул һөнәрне. Зәйтүнә апа сарык йоныннан, соңрак сарык йонына куян мамыгы кушып бәйләргә өйрәтсә, соңгы елларда шәл осталары кәҗә мамыгыннан матур, нәфис шәлләр бәйлиләр.

Күгәрчен авылында бүген дә элеккечә үзләренең «Бистә шәлләре» белән дан тоталар. Бүгенге көндә, шәл бәйләргә ‑ бу шөгыльне дәвам итәргә атлыгып тормаган яшь буынны тарту, аларны кызыксындыру, борынгы кәсепне дәвам итү максатында эш алып бара. «Мәхәллә» проекты кысаларында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөләйха» өлкәннәр оешмасы һәм «Сәрбиназ» балалар фольклор коллективлары ярдәме белән «Бистә шәлен» дип аталган берләшмәдә шәлләрне бәйләргә өйрәнү, бу шөгыльне дәвам итү өстендә зур эш башкара.

Бу эшнең төп асылын, тәртибен өйрәнгән әбиләр – «Зөләйхалылар», яшь буынны кызыксындыру өчен төрледән-төрле чаралар кулланып, мамык тетү, эрләү, җеп чорнау, бәйләү, шәлне киерү серләренә өйрәтә. Мәхәлләгә «Сәрбиназ» балалар фольклор коллективы гына түгел, мәктәп укучылары да тартыла, теләп килә башлады. Җәй айларында бирегә төрле шәһәрләрдән кайткан яшьүсмерләр дә кызыксынып йөрде.

Бүгенге көндә берләшмә үз эшен гөрләтә, балалар белән бергә өлкәннәр берсеннән-берсе матур шәл бәйли. «Бистә шәленә» барлыгы 25 кеше йөри. Шуларның 12се – өлкән буын булса, калганнарын балалар тәшкил итә.

Шулай итеп, бүген дә Күгәрчен авыл җирлегендә шәл бәйләү кәсебен тотучылар бар. «Мәхәллә» проекты ярдәмендә исә бу эшне дәвам итүчеләр дә үсеп килә. Киләчәктә «Бистә шәле» берләшмәсе Күгәрчен авылының гына түгел, ә районыбызның яшьләрен, балаларын да үзенә җәлеп итәр дип ышанабыз.

Чыганак: tatcultresurs.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*