tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рязань шәһәрендәге татар оешмаларына 25!
Рязань шәһәрендәге татар оешмаларына 25!

Рязань шәһәрендәге татар оешмаларына 25!

Безнең Рязань шәһәрендә татарлар бик үк күп булмаса да, дус яшибез, барыбызны да берләштерүче оешмалар – җирле автономиябез һәм “Нур” дини оешмабыз бар, Аллаһыга шөкер. Анда җомга намазлары, мәҗлесләр уздырабыз. Шәһәр хакимияте белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез, бергәләп төрле чаралар оештырабыз.

Күптән түгел милли оешмаларыбызның 25 еллык юбилейлары уңаеннан һәм “Әниләр көне”нә туры китереп, “Татар җыры” дип аталган бик матур кичә оештырдык һәм ул тулы аншлаг белән узды.

Мин үзем “Нур” оешмасы рәисе булып торам, ә җирле милли-мәдәни автономиябезне Фәридә Сабирова җитәкли. Милли оешмаларыбызны һәм шәхсән безне Рязань өлкә хөкүмәте, шәһәр хакимияте вәкилләре җылы котлап, Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкә автономиясе рәисе Илдар Бикуев, Касимов шәһәренең дини оешма рәисе Мурат Кураев та матур котлау-теләкләрен теләп, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Шу-лай ук Мурат әфәнде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил шәех Гайнетдинның котлау-сәламнәрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.

Агымдагы ел илебез Президенты тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителгән иде һәм чара кысаларында күпбалалы татар гаиләләре дә бүләкләнде.

Үзебезнең үзешчәннәр бик матур, милли концерт номерлары әзерләгән иде, ә инде Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәреннән килгән артистлар кичәбезне тагы да бизи төште, барлык чыгышлар кайнар алкышларга күмелде.

Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм һәм милли оешмаларыбыз озын гомерле булсын дигән теләктә калам.

Форсаттан файдаланып, төрле җиргә сибелгән Нижгар төбәге татарларын берләштерүче “Туган як” газетабызны туган көне белән котлыйм, коллективка иҗади уңышлар, ә милли басмабызга озын гомер телим.

Фәреха СИТДИКОВА.

Рязань шәһәре.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*