tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Котдусовның якты истәлегенә Уразавыл мәктәбендә хәтер тактасы ачылды
Дамир Котдусовның якты истәлегенә Уразавыл мәктәбендә хәтер тактасы ачылды

Дамир Котдусовның якты истәлегенә Уразавыл мәктәбендә хәтер тактасы ачылды

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, СВОда батырларча һәлак булган, “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң) Дамир КОТДУСОВның (Атяравыл) якты истәлегенә Уразавыл мәктәбендә хәтер тактасы ачылды.

Дамирның мәктәптә укыган чактагы (2003- 2012 еллар) хатирәләре, СВОдан җибәргән җылы сәламнәре турында директор урынбасары Гөлнара Садретдинова белән беренче укытучысы Зинаида Мортазина күз яшьләренә төелеп сөйләделәр.

Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов, аның урынбасары, мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһапов, хәрби комиссар Андрей Бандурин, мәктәп директоры Фәрит Хәйруллин үз чыгышларында мәрхүмнең каһарманлыгын, үлемсез булуын, аның якты исеме якташларының күңелендә мәңге саклануын билгеләп үтте.

“Гомер-гомердән шулай килә ич, Россия үзен генә түгел, бөтен дөньяны явыз карашлы илбасарлардан саклый. 1612 елда якташларыбыз Пожарский белән Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне генә түгел, күп илләрне Польша паннарыннан азат итте. Шулай ук 1812 елда французлар белән дә килеп чыкты – безнекеләр аларны Парижга кадәр куып барды. 1941-1945 еллардагы сугышта да безнең ил сакчылары Җир шарын фашистик режимнан саклап калды һәм бүген дә Җиңү бездә булачак”, – дип сөйләде Фәрит Фатехович.

Дамирның абыйсы Наил әфәнде һәм кыз туганы Раилә ханым гаиләләре исеменнән якын кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

Әйтергә кирәк, Ватан сакчылары истәлегенә биредә ачылган бу өченче хәтер тактасы инде. Моңа кадәр мәктәп бинасында Әфган сугышы каһарманы Равил Хөсәинов һәм СВО герое Шамил Гаязетдиновның мемориал такталары урын алган иде.

Әлеге чараның дәвамында мәктәпнең өченче катында СВОда катнашучы якташ-хәрбиләр истәлегенә булдырылган музей почмагы да ачылды.

Илнар САДЕКОВ фотосы һәм тексты.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*