Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәрзия Даутова каберендә булды.
Мәрзия Даутова – драма актрисасы, Хезмәт Батыры (1932 ел), Азәрбайҗан ССРның, СССРның халык артисты (1936, 1949 еллар). Ул 1901 елда Әстерханда туа.
Сәхнә эшчәнлеген 1915 елда Әстерхан татар театрында башлый. 1919 елда З.Солтанов җитәкчелегендә Әстерхан татар театр студиясен тәмамлый. 1920 елдан М.Азизбәков исемендәге Азәрбайҗан драма театры труппасында эшли.
Талантлы актриса 1962 елның 6 гыйнварында вафат була.