Саба райоынының Килдебәк авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды.
Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына токмач кистеләр. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлык һәм изге хисләрне салдылар.
Әлеге токмач йорт учагын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган егетләребез өчен зур сөенеч булыр дип өметләнәбез.Егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Чыганак: saby-rt.ru